Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Бүләк ясадылар

27 февральдә Яңа Чишмә РМЙ сәхнәсендә ТР эстрадасының якты йолдызлары катнашында узган концерт яңачишмәлеләргә зур бүләк булды.

Концерт программасы туган илгә, туган җиргә, табигатебезгә, халкыбызга мәхәббәт хисләре белән сугарылган җыр-биюләр белән үрелеп барды. Аны тел остасы Айдар Ситдыйков ачып җибәрде һәм тамашачы хөкеменә "Сәйдәш" бию ансамблен тәкъдим итте. Бик сөйкемле, матур сәхнә костюмнарында егет һәм кызлар төрле милләт халкының биюләрен башкарды.
Сәхнә түрендә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова сүз алып, барысын да узган һәм киләчәк бәйрәмнәр белән котлады. Тамашачыларны һәм килгән кунакларны районның социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре, тырыш халкының яшәү шартлары белән таныштырып, барысын да 18 март - Рәсәй Президентын сайлаулар көнендә сайлау участокларына килеп үз тавышларын бирергә чакырды. Ә концертны исә бик күп фестивальләрдә лауреат булган, кыска гына арада тамашачы күңелен җәлеп итәргә өлгергән Салават Табаев, Артур Шихәяпов, Дилә Нигъмәтуллина һәм ТР ның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллиннар чыгышы дәвам иттерде. Алар башкаруында "Я люблю тебя Россия", "Мәдинәм", "Йөрәгеңә язып куй", "Миләшләрем", "Мәхәббәт дәвалары", "Безнең гомер", "Оч син, җырым", "Күбәләгем" һ.б. җырлар яңгырады. Тамашачылар барысының да чыгышын көчле алкышларга күмде, димәк Казан артистлары алар күңеленә хуш килде дияргә була.
Фидания Вәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев