Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Буыннар чылбыры өзелмәсен

Элек әби-бабаларыбыз авыр хезмәттән соң күңелле ял да итә белгәннәр.

Чөнки татар халкының үзенә генә хас җыр-биюләре,дәртле уеннары байтак. Әмма алар бүгенге заманда, кызганычка каршы, онытылып бара. Безнең балаларыбыз хәзер күбрәк вакытларын төрле гаджетлар артында утырып, «виртуаль дөнья»да үткәрәләр. Нәтиҗәдә баланың күзенә, психикасына зыян килә. Аның буй-сыны үзгәрә, эш-хәрәкәтләре сүлпәнләнә. Хәзерге заманның әлеге актуаль проблемасы башлангыч сыйныфлар укытучысы, 22 еллык педагогик эш тәҗрибәсе булган I нче категорияле укытучы Гөлия Вәлиуллинаны нык борчый. Ә бит элек ничек күңелле ял иткәннәр. Яшь буынга әлеге уеннарны ничек өйрәтергә? Нинди формада? Шушы сорауларга җавап табу һәм әлеге ниятен тормышка ашыру максатыннан ул үзенең укучысы белән әлеге темага проект эше эшләде. Бу эшнең ахыргы нәтиҗәсе итеп 31-мартта "Буыннар мирасы музее"нда үзенең хезмәттәше Алсу Билалова белән бик эчтәлекле чара үткәрде. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен аларның әби-бабалары акбүрелеләрнең үзләренә генә хас уеннарын күрсәттеләр. Чынлап та, бу көнне буыннар очрашты.
Музейда ул көнне гармун моңы да яңгырады. Музеебызның 1ел да 9 айлык тарихында беренче тапкыр бу бинада гармун тавышы 73 яшьлек Мингалим ага Минхәеров башкаруында ишетелде. Әтисе Әхтәм бабай кебек, Мингалим абый гомере буе тимерче булып эшләде. Әтиле-уллы тимерче Минхәеровларның хезмәт стажы - 77 ел! Чарада Мингалим аганың тормыш иптәше Хадичә Нурулла кызы да бар иде. Ул да әлеге уеннарда теләп катнашты.
Уеннарның төп оештыручысы Салисә апа Мотыйгуллина күп еллар буена авылда китапханәче булып намуслы хезмәт иткән кеше. Аны районда бик күпләр белә! Ул әле дә халык арасында, актив тормыш позициясе алып бара.Әле күптән түгел генә ул музейга бик кыйммәтле экспонатлар бүләк итте. Салисә апа бик рәхәтләнеп инде онытылып барган "Едык", "Хәерче", "Ботка", "Маймыл көзге", "Кәрия", "Чума - Үрдәк" уеннарын бик тәфсилләп балалар күңеленә сеңдерде.
Иң өлкәне Шәйхетдинова Әдия әби инде тугызынчы дистәне ваклый. Барыбызны да сокландырып, барлык уеннарда катнашты, "җәза" эләккәч, хәтта биеп тә күрсәтте әле ул. Әдия әби музейга бик кыйммәтле ядкарь - әнисе тарафыннан сугылган сөлге бүләк итте. Ә бизәкләрен Әдия әби үзе суккан була.
Юнысова Фәүзия, Хәсәншина Зәйнәп, Шәйдуллина Гөлия апалар яшь чакларын искә төшереп, матур бию үрнәкләре күрсәттеләр.Фәүзия апа хаҗдан алып кайткан истәлекле касә бүләк итте. Миннафа, Мингаян, Мәсәния, Нулифар, Рәмия апалар да уеннарда теләп катнаштылар.
Музей җитәкчесе, әлеге юллар авторы кунакларга кызыклы экскурсия үткәрде.
Чара мул итеп әзерләнгән өстәл янында тәмамланды.
Музейда шундый чаралар булып торсын, буыннар чылбыры өзелмәсен иде, хөрмәтле авылдашларым!
Вәсил Вәлиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев