Бәйрәм белән!
Җиңү көне алдыннан муниципаль район башлыгы, «Бердәм Россия» БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлады. Котлауда узган гасырның иң куркыныч һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңеп чыгуына 67 ел вакыт узып киткән. Көннән-көн сугыш ветераннары сафы...
Җиңү көне алдыннан муниципаль район башлыгы, «Бердәм Россия» БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлады.
Котлауда узган гасырның иң куркыныч һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңеп чыгуына 67 ел вакыт узып киткән. Көннән-көн сугыш ветераннары сафы сирәгәя бара. Яу кырларында 4 меңнән артык якташларының мәңгелеккә ятып калуын яңачишмәлеләр һәрвакыт исләрендә тотачаклар. Безнең район - ике Советлар Союзы Героеның туган иле. 140 тан артык сугышта катнашучы һәм сугышта һәлак булганнарның тол калган хатыннары федераль программа буенча торак алдылар. Җиңү көне - һәрберебез хәтер көне буларак билгеләп уза торган иң якты һәм шатлыклы бәйрәм, дип билгеләп үтелә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, тол хатын-кызларга һәм барлык яңачишмәлеләргә ныклы исәнлек, тынычлык, озын гомер, бәхет һәм иминлек теләнә.
Җиңү көне алдыннан район халкын ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков бәйрәм белән котлады.
Ул Бөек Ватан сугышы елларында яңачишмәлеләрнең сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын беркайчан да онытмаска, шушы сугыштан әйләнеп кайта алмаучыларны һәрчак истә тотарга чакырды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, ирләре яу кырында ятып калган тол хатын-кызларга озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча ТР хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлады.
Котлауда бу көнне без Бөек Ватан сугышында катнашучы дигән бөек исемне йөртүчеләрне, гомерен һәм көчен кызганмыйча фронтта дошман белән сугышучыларны һәм җиңү өчен тылда армый-талмый хезмәт куючыларны хөрмәтлибез һәм искә алабыз, аларның күңел ныклыгы, батырлыгы һәм сабырлыгы безгә Җиңү китерде, диелгән. Андрей Пичушкин барлык ветераннарга ныклы исәнлек, тыныч картлык һәм озын гомер тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев