Бәйрәм белән!
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котладылар. Сезне язның беренче бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Тормышыбызны сездән - хатын-кызлардан, сезнең...
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котладылар.
Сезне язның беренче бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Тормышыбызны сездән - хатын-кызлардан, сезнең шәфкатьлелегегез, мәхәббәтегез, йорт-җиребезне җылы һәм уңайлы итү омтылышыгыздан башка күз алдына да китереп булмый. Гаиләне яшәтү һәм ныгытуда, изге традицияләрне саклап калуда нәкъ менә сезгә бурычлы без. Бу бәйрәм сезнең өчен шатлык-куанычлар, сөенечле, ихлас елмаюлар һәм матур хәтер-хатирәләрне яңарту көненә әйләнсен! Сезнең белән янәшәдән һәрчак ышанычлы ир-атлар атласын, күңелләрегез һәрвакытта да чиста һәм изге булып калсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык телибез. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын, дип теләнә котлауда.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлады.
Ул барлык хатын-кызларга туганнарының, якыннарының яратуларын тоеп, сау-сәламәт, муллыкта, тигезлектә, бәхеттә яшәүләрен һәм уңышлар тели.
Бәйрәм алдыннан хатын-кызлар Советы коллективы районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлады.
Котлауда иң изге теләкләребезне кабул итегез, мәхәббәт, гаилә иминлеге һәм ныклы исәнлек сезгә! Тормышыгызда һәрчак яхшыга өметләнү, җиңүләр һәм уңышлар юлдаш булсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз һәм яраткан якыннарыгыз булсын. Шатлык һәм күтәренке кәеф сезне һичкайчан ташламасын. Бәхет, уңышлар, иминлек Сезгә, диелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев