Бәйрәм белән!
10 ноябрьдә билгеләп үтелүче эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан барлык полицейскийларны муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Котлауда, "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләренең районда хокук тәртибен, гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итү өчен барлык чараларны күрүләре, билгеләп үтелә. Хокук бозуларны...
10 ноябрьдә билгеләп үтелүче эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан барлык полицейскийларны муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Котлауда, "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләренең районда хокук тәртибен, гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итү өчен барлык чараларны күрүләре, билгеләп үтелә.
Хокук бозуларны кисәтү һәм профилактика буенча көндәлек киеренке эш алып баручы барлык полицейскийларга рәхмәт белдереп, ныклы исәнлек, иминлек һәм бәхет теләнә.
«Яңа Чишмә» полиция бүлекчәсе хезмәткәрләрен Рәсәй ЭЭМ-ның "Чирмешән" муниципальара бүлек начальнигы полиция полковнигы Фаяс Мингазов якынлашып килүче бәйрәм - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Котлауда, район территориясендә күрелгән профилактик чаралар аркасында җинаятьләр саны узган елдагыдан кимрәк теркәлде, дип билгеләп үтелә.
Полицейскийларга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар, күтәренке рух, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек теләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев