бәйрәм белән, авыл хезмәтчәннәре!
14 октябрәдә билгеләп үтеләчәк Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлыйлар. Котлауда районыбыз хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен оешкан төстә төгәлләделәр, бөртеклеләрдән һәм азык культураларыннан мул уңыш...
14 октябрәдә билгеләп үтеләчәк Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлыйлар.
Котлауда районыбыз хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен оешкан төстә төгәлләделәр, бөртеклеләрдән һәм азык культураларыннан мул уңыш җыеп алдылар, дип билгеләп үтелә. Бу көннәрдә туңга җир сөрү, терлекләрне кышкы араннарга күчерү эшләре төгәлләнеп килә.
Барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ныклы исәнлек, бәхет, гаилә иминлеге, яңа хезмәт уңышлары теләнә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә котлау телеграммасы җибәргән.
Котлауда фидакарь хезмәтләре һәм агропромышленность комплексы үсешенә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре, республиканың авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә уңышларга ирешүләре, исәнлек-саулык, иминлек, бәхет теләнә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сергей Баранов та авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
Котлауда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең үз-үзләрен аямый фидакарь хезмәт куюлары мактауга һәм алларында баш июгә лаек, дип билгеләп үтелә. Аларның авыр хезмәте өчен рәхмәт әйтелә, бәхет-шатлык, иминлек, муллык теләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев