Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Бәйрәм белән, яңачишмәлеләр!

Муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бүген билгеләп үтелүче Социаль хезмәткәрләр көне, 11 июньдә Яңа Чишмәдә узучы Сабантуй бәйрәме һәм 12 июньдә билгеләп үтеләчәк Рәсәй көне белән котлыйлар. Котлауда социаль хезмәткәрләр әһәмиятле иҗтимагый эш башкаралар,...

Муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бүген билгеләп үтелүче Социаль хезмәткәрләр көне, 11 июньдә Яңа Чишмәдә узучы Сабантуй бәйрәме һәм 12 июньдә билгеләп үтеләчәк Рәсәй көне белән котлыйлар.

Котлауда социаль хезмәткәрләр әһәмиятле иҗтимагый эш башкаралар, мохтаҗларга ярдәм күрсәтәләр, алар һәр көнне җәберләнгән, ярдәмчесез калган кешеләр турында кайгырталар, ветераннарга, инвалидларга, өлкәннәргә, пенсионерларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгалар, дип билгеләп үтелә.

Сабанчы бәйрәме буларак кереп киткән Сабан туйлары җирнең, табигатьнең уянуын, җир кешесенең хезмәтен, халкыбызның кунакчыллыгын гәүдәләндерә. Киләсе уҗым һәм халыкның мул тормышы нәкъ менә авыл хезмәтчәннәренең нәтиҗәле һәм тырыш хезмәтенә бәйле. Киң Сабантуй мәйданында яңа талантлар ачыла, кешеләр рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаша, туган телгә, мәдәнияткә, бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләнә.

Төрле милләт вәкилләрен берләштергән безнең илебез өчен Рәсәй көне чын мәгънәсендә милләтара бердәмлекнең символы булып тора, Россия дәүләтенең уникальлеге һәм язмышларның кабатланмас булуы нәкъ менә аның бердәмлегендә һәм күптөрлелегендә, диелә.

Котлауларда якташларыбызга ныклы сәламәтлек, гаиләләргә ныклык, барлык башлангычларда уңышлар теләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев