Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Экспертиза нәтиҗәсе күрсәтер

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының 25 сентябрь санында фермер Лилия Артемьеваның ике сыеры үлүе турында хәбәр ителгән иде. Районның ветеринария хезмәте сыерлар агуланган дип раслый, алар КМС заводының тондыру бассейнындагы (отстойник) пычрак суны (калдыкларны) эчкәннәр дип уйлыйлар. КМС заводы директоры Федор Бурчин мондый фикер белән килешми: "Тондыру бассейны инде байтак еллар...

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының 25 сентябрь санында фермер Лилия Артемьеваның ике сыеры үлүе турында хәбәр ителгән иде. Районның ветеринария хезмәте сыерлар агуланган дип раслый, алар КМС заводының тондыру бассейнындагы (отстойник) пычрак суны (калдыкларны) эчкәннәр дип уйлыйлар.
КМС заводы директоры Федор Бурчин мондый фикер белән килешми: "Тондыру бассейны инде байтак еллар бар, андагы судан бер генә терлекнең дә үлгәне булмады әле, гәрчә монда караучысыз сыерлар күп йөреп торса да. Мисал өчен, Артемьеваның көтүе монда җәй буе җәйләүдә йөри һәм су эчә, әгәр дә ул агулы булса, сыерларның барысы да күптән үлгән булыр иде инде", - ди.
Без шушы урында булдык һәм яр буйларын мөгезле эре терлек таптап бетерүен күрдек. Әле тагын элеккеге ХХ партсъезд исемендәге колхоз складларыннан ерак та түгел туфрак белән капланган урынга тап булдык, бу ниндидер ашламалар күмелгән җир булып чыкты, җирдән ачылган урыннарда аммофоска охшаган алсу төстәге ашлама бөртекләре пәйда булган. Шунда ук сыер тизәкләре һәм тояк эзләре бар иде.
-Бу өем бигрәк тә "Россельхознадзор" вәкилләрен кызыксындырды, алар туфракны һәм ашламаны экспертизага, шулай ук "отстойниктагы" һәм болындагы суны пробага алдылар. Мин отстойниктагы суның зарарсыз булуына 100% ышанам, тик шулай да без хәзер аны чәнечкеле тимерчыбык белән тотып алу эше белән шөгыльләнәбез, - диде завод директоры.
Кем әйтмешли, экспертиза нәтиҗәсе кемнең хаклы икәнлеген күрсәтер. Тик менә хуҗасыз йөргән терлекләрнең генә вакыты юк, алар кайсы урыннарда йөрергә яраганын һәм ярамаганын аңламыйлар шул, һәм нәтиҗәдә безнең хуҗасызлыгыбыз аркасында үләләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев