Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Эшсезлек дәрәҗәсе төшә

Үткән 2013 елда Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны кимеп, 2014 елның 1 гыйнварына 0,86% тәшкил итте (бу эшсезләр санының хезмәткә яраклы халык санына чагыштырмасы). Яңа Чишмә районында да шундый ук тенденция саклана.

Безнең районда 2014 ел башына эшсезлек дәрәҗәсе 0,6%, ә хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты (ягъни вакансияләр санының теркәлгән эшсезләр санына чагыштырмасы) 0,53% тәшкил итте.
Узган ел хезмәт күрсәтүне үтенеп 970 кеше мөрәҗәгать итте һәм аларның 160-ы эшсез дип танылды.
Узган ел дәвамында 160 кеше эшкә урнаштырылды, шулардан 70 яшүсмер җәйге каникул чорында эшле булды. Эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең 56%-ы хатын-кызлар, 18,7%-ы - 29 яшькә җитмәгән яшьләр, 40,4%-ы - үз теләкләре белән эштән китүчеләр. Ел дәвамында төрмәдән кайткан 7 кешенең 2-сенә эш табып бирелде.
Хезмәт базарында киеренкелекне киметү өчен Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан эшсезләрне җәмәгать эшләренә тарту өчен финанс чараларын җәлеп итүгә предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән зур эш башкарылды. 50 кеше шундый эшкә тартылды. Матди ярдәм күрсәтүгә Мәшгульлек үзәге 81,6 мең сум акча бүлеп бирде, эш бирүчеләрдән 350 мең сум акча җәлеп ителде.
Консультатив хезмәт күрсәтү һәм һөнәр алу (бирү) максатларына 27 эшсезгә юллама бирелде, бу максатларга 321 мең сум акча тотылды. Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләк белдергән эшсез калган 9 кешегә үзмәшгульлекне оештыруга булышлык күрсәтелде. Һәрберсенә 117,6 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.
Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча да шактый эш башкарыла. 2013 елда Үзәккә мөрәҗәгать иткән 8 инвалидның дүртесенә эш табылды.
2013 елда ике мәртәбә вакансияләр ярминкәсе үткәрелде, биредә эшсез халык кадрлар хезмәте белгечләре белән аралашып, вакансияләр, хезмәткә түләү шартлары турында кирәкле мәгълүмат ала алдылар. Тулаем алганда, ел дәвамында вакансияләрнең саны арту күзәтелә, бүгенгесе көндә югары квалификацияле белгечләр сорала. Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ - 20%, андыйлар исә тагы да күбрәк. Бүген исәптә торучы эшсезләрне еш кына нигезле сәбәпләр (медицина күрсәткечләре, еракта яшәү, белеме булмау һ.б.) аркасында да эшкә урнаштыру мөмкин түгел.
10 мартка Мәшгульлек үзәгендә эшсез 60 кеше исәптә тора, шуларның бишесе - пенсиягә җитү яшендә, 33-сенең белеме башлангыч яки урта, 7 кеше - югары белемле.
2013 елда Үзәк бинасында "Кулай мохит" программасы буенча эш тулысынча төгәлләнде. Җайлы керү юллары, пандуслар булдырылды, бинада тавышлы хәбәр итү, яктырту җайланмалары, мәгълүматый табло эшли.
Мәшгульлек үзәге районда кадрлар алмашынуны даими контрольдә тота. 2014 елның 1 гыйнварына 10 оешма кадрларны (21 кеше) кыскарту турында исемлек бирде. Хәзер без аларны эшкә урнаштыру белән мәшгуль (ай дәвамында өчесенә эш табылды). Ел нәтиҗәләре буенча безнең Үзәк авыл районнары арасында - икенче урында, ә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең үтемлелек күрсәткече буенча 43 район арасында - беренче. Агымдагы елда Үзәк көчләре эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү формаларын камилләштерүгә, вакансияләр турында мәгълүматлар банкын тулыландыруга юнәлтелде. Инвалидларны (эшкә алганда предприятиегә һәм инвалид өчен эш шартлары тудыруга 69,3 мең сум акча түләнә), күп балалы аналарны (бер эш урынына 50 мең сум бирелә) эшкә урнаштыру, шулай ук эшсез халыкка үзмәшгульлек белән (һәр кешегә 117,6 мең сум ярдәм күрсәтеп) шөгыльләнүгә булышлык итү, җәмәгать эшләре, вакытлыча эшләр оештыру, җәйге каникул чорында балаларны эшкә урнаштыру, эшкә һөнәри юнәлеш бирү буенча эшләр дәвам иттерелә. 2014 елда мәшгульлек программаларына 2,5 млн.сум акча үзләштереләчәк.
Луиза ИСХАКОВА,
Халыкны эш белән тәэмин итү
үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев