Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Әхәт Җамалетдинов: “Юк-юк та , таулы юлларны искә төшереп алабыз“

Аяусыз һәм канкойгыч Әфган сугышы миллионлаган кешенең гомерен өзде. Ун елга сузылган сугыш 1989 елның 15 февралендә бетә, ә без әлеге коточкыч сугышта катнашучыларның барысын да хәтердә тотарбыз һәм искә алырбыз.

Әхәт Җамалетдинов Әфганстанда 1986 елның сентябреннән 1988 елның июненә чаклы хезмәт итә. Ул легендар КРАЗ-255 шоферы була. Бүген үзендә байтак хәвеф-хәтәрне сер итеп саклаган юл турында ул гадәти бер нәрсә кебек кенә сөйли. Ул Шинданнан (анда аның 51883 нче номерлы хәрби часте була) Кандагар, Герад, Фәрахта совет гаскәрләре урнашкан нокталарга чаклы көн саен рейслар ясый.
- Әхәт Вәлиәхмәтович, сез Әфганстан җиренә ничек эләктегез?
- Мин Аксубай районы Иске Ибрай авылында туып үстем. Гаиләдә өч малай арасында - мин кечесе. Безнең кыз туганыбыз да бар. Мәктәпне тәмамлагач та мин Чистайда ДОСААФ мәктәбендә укыдым. 1986 елның 10 гыйнварында миңа 18 яшь тулды, ә апрельдә инде армия хезмәтенә чакырдылар - Саратов шәһәренә эләктем. 10 көннән соң Азәрбайҗанга Степанакерт шәһәренә җибәрделәр. Июньдә, өч айлык курсларда булганнан соң, мине башка егетләр белән бергә Әфганстанга 371 нче мотоукчылар полкына күчерделәр.
- Анда чын сугыш барганын белгәнгә, Әфганстан җиренә аяк басу бик куркыныч булгандыр?
- Әйе, башта куркыныч булды. Аннан соң атуларга ияләндем. Бәхеткә, безнең ротадан сугыштан бар да (60 кеше) исән-сау кайтты. Без заставаларны, совет гаскәрләре урнашкан нокталарны продуктлар, кирәк-яраклар һәм ягулык белән тәэмин иттек. Мин КРАЗ-255 автомашинасында таныкларга, БТР ларга ягулык салдым. Юлның иң авыры (юлсызлык) таулар арасыннан Чакчаранга чаклы булды. Машинага ата башласалар да, без туплар гөрселдәве, гөрелдәү тавышы һәм тузан аркасында ишетә дә һәм күрә дә алмас идек. Әмма без озата баручы офицер белән исән-сау барып, кире әйләнеп кайта ала идек.
- Әфганстанда хезмәт итүең хакында туганнарыңа ничек хәбәр иттең?
- Алар елдан артык бу хакта белмәде. Туганнар белән элемтә гади иде - кыр почтасы. Ә аларга бу хакта язмадым, әнине кызгандым. Гади хатлар гына яздым: исән-сау , тамагым тук, хәлләр яхшы дидем.
- Ә чынында ничек булды?
- Формалы кием безнең яхшы иде: бронежилет һ.б., тик бу киемнәрдән искиткеч эссе иде. Ашау һәм йоклау турында әйтсәк, аңлашыла да инде, бик сирәк эләкте. Без бит һәрвакыт - йә рейста, йә рейдта идек. Тиешенчә юыну һәм чиста урын-җирдә йоклау - бусы да сирәк кенә булды.
- Демобилизацияләнеп кайтканнан соң тынычлыкка ияләшүе кыен булдымы?
- Гомумән әйткәндә, әйе. Иртән уянгач та өйдә икәнемне тиз генә аңламый идем.
- Аннан соңгы тормышың ничек дәвам итте. Хезмәттәшләрең белән еш очрашасызмы?
- Мин өйгә сентябрьдә кайттым, бер ел Яңа Чишмә СПМК да шофер булып эшләдем. Аннан соң Яр Чаллыдагы медучилищега укырга кердем. Техник-стоматолог белгечлеге алдым. Яңа Чишмә РҮХ-дә эшлим. Үзебезнең авыл кызына өйләндем, аның исеме Руфия, ул башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшли. Безнең ике балабыз бар: Илфат архитектура университетын тәмамлаганнан соң Казанда эшли, Энҗе Казан медицина университетында укый. Табиб булачак, Яңа Чишмәгә эшкә кайтачак.
Хезмәттәшләремнән Ивановода яшәүче Вадим һәм Днепропетровскидан Сергей белән генә еш аралашабыз. Күпчелек иптәшләрем белән социаль челтәр аша элемтәгә керәм. Бер-беребезне эзлибез, ә табышсак, бүгенгесе көн, үзебезнең балаларыбыз турында сөйләшәбез. Һәм шулай да, юк-юк та, Әфганның таулы юлларын һәм сугышчан туганлыкны искә алгалыйбыз.
- Әхәт Вәлиәхмәтович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әфган сугышын һәм барлык ветераннарны без дә истә тотарбыз. Үзләренең интернациональ бурычларын батырларча үтәгән егетләрнең якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев