Иң әйбәтләре бүләкләнде
Күркәм традициягә тугры калып, агымдагы елның II яртыеллыгына газетага язылу нәтиҗәләре буенча "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе район газетасына язылу буенча 3 премия (700, 500 һәм 300 сумлык) булдырган иде. Шушы көннәрдә премияләр үз ияләрен тапты. Газета редакциясе 2012 елның II яртыеллыгына подписка оештырган барлык почта хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Газетаның...
Күркәм традициягә тугры калып, агымдагы елның II яртыеллыгына газетага язылу нәтиҗәләре буенча "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе район газетасына язылу буенча 3 премия (700, 500 һәм 300 сумлык) булдырган иде. Шушы көннәрдә премияләр үз ияләрен тапты.
Газета редакциясе 2012 елның II яртыеллыгына подписка оештырган барлык почта хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Газетаның гомуми тиражы 2950 данә тәшкил итте.
Язылуга йомгак ясаганнан соң беренче урын Чуаш Чабаксарыннан хат ташучы Галина Каришевага, икенче урын Зирекледән Фидания Файзыровага, өченче урын Красный Октябрьдән Нина Антоновага бирелде. Язылуга йомгак ясаганда абунәчеләр санының халык санына карата процент чагыштырмасы һәм район газетасына язылу буенча план-заданиенең үтәлеше исәпкә алынды. Екатерина, Акбүре, Петропавел һәм Черемухово почта элемтәсе бүлекләрендә дә язылу нәтиҗәләре начар түгел.
Зур җаваплылык тоеп үз эшләрен башкарган почта хезмәткәрләренә тагы бер кат рәхмәт. Сәламәт, исән-имин булсыннар. Безнең тыйнак кына премиябез язылуны оештыруда халык белән актив эшләү өчен киләчәктә дә стимул булсын.
Р.S. Хәзергесе вакытта 2013 елның II яртыеллыгына иске бәяләрдән алдан язылу дәвам итә.
Рәсемдә: Г. Каришева, Ф. Файзырова һәм Н. Антонова (уңнан сулга).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев