Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

“Икенче икмәк“ уңышы быел нинди?

Язгы чәчү сезонында һава торышы берникадәр сюрпризлар китерүен барыбыз да белә. Башта корылык булды, аннан соң июльдә салкынайтып җибәрде, ә инде уңыш җыяр вакыт җиткәч көчле, бозлы яңгырлар тотынды...

Үзләренең участокларында бәрәңге утырткан халык бераз кайгырды, чөнки башта кояш көйдерде, жук ашады һәм август башларына күбесенең бәрәңге сабаклары корыды. Уңыш җыяр өчен аяз көннәрне дә озак көтте халык. Кояш күренү белән, кабат яңгыр яварга тотынганчы дип, халык бәрәңге казырга тотынды. "Икенче икмәк" уңышыннан халык канәгатьме соң - бу хакта без яңачишмәлеләрдән сораштыру үткәрдек.
Виктор Сыров, Яңа Чишмә авылы. Минем 10 сутый җирем бар, бәрәңге байтак булды, үземә дә, терлекләргә дә, сатарга да җитәрлек.
Людмила Поварницына, Архангел Бистәсе. 100 чиләк тирәсе бәрәңге алдык, миңа калса, былтыргыдан бераз күбрәк.
Александр Леушин, Яңа Чишмә авылы. Быел бәрәңге азрак, күбрәк булса яхшы да бит. Ярый инде, ашарга җитәр.
Валентина Глазунова, Яңа Чишмә авылы. Безнең бакча Ленин урамында. Уңыштан канәгать, 8 сутыйдан 54 капчык казып алдык, һәр капчыкта 3-4 чиләк. Күршеләрнең дә бәрәңгеләре яхшы булды.
Әминә Хәлилова, Әдәмсә авылы. 15 сутыйдан 60 капчыктан артык бәрәңге булды, үткән елдагыдан шактый күбрәк. Бәрәңге сабаклары корымаган иде.
Мария Остолопова, Волчья Бистәсе. Чери башлаганнары булгалады. Быел кызыл бәрәңге яхшы булды, эре. Бакчалары астарак булганнарның бәрәңгеләре уңды, ә өстәрәк, өстәвенә ашлама да булмагач, уңыш та азрак, бәрәңге дә вак. Мисал өчен, бер таныш бабай язын бер чиләк бәрәңге утыртты, чиләктән артык бәрәңге алды. Сәбәбе, мөгаен, туфракта дым булудыр.
Ольга Майорова, Ленино. Шикаятьләр бар. Черекләре күп. Ә болай, 7 сутыйдан әлләни күп алмадык. Авылдашлар да (үзем сөйләшкәннәре) черекләре күп диләр.
Флер Гыйльметдинов, Шахмай. Аллага шөкер, 6 сутыйдан байтак бәрәңге казып алдык - 105 чиләк, 2013 елдагыдан бераз азрак, черекләре аз. Корыган сабаклар да, яшелләре дә бар иде. Бәрәңгенең 4 төрле сортын чәчтем. Туфракны баету өчен горчица чәчәргә ниятлим. Чүп үләннәреннән һәм каты корттан менә дигән чара дип укыдым.
Сораштыручыларның күпчелегендә - бәрәңге уңышы узган елдагыдан күбрәк.
Күргәнебезчә, фикерләр төрле. Кемнең бәрәңгесе азрак, андыйларга тиешле чаралар кабул итәргәдер, әйтик, туфракка ашлама кертү, орлыкны алыштыру яки туфракның структурасын яхшырту өчен арыш, горчица, борчак чәчү.
Сораштыруларны
Ольга ИВАНОВА
үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев