Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Исерек хәлдә кабат руль артында...

Яңа Чишмә районында руль артына кабат исерек килеш утырган шофер хөкем ителде.

Яңа Чишмә районы прокуратурасы Валерий Семеновка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК-ның 264.1 маддәсе буенча гаепле дип танылды (исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылып, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү; исерек булу-булмауга медицина тикшерүен үтү турында вәкиллекле вазыйфаи затның законлы таләпләрен үтәмәгән өчен).
Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, 2014 елда Семенов РФ КоАП-ның 12.26 маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылып (транспорт чарасы шоферының исерек хәлдә булу-булмавына медицина тикшерүе узу турында вазыйфаи затның законлы таләбен үтәмәү), 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасына тартылды.
Шуңа да карамастан, Семенов үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган һәм исерек хәлдә кабат автомобиль руле артына утырган. Шулай итеп, 2015 елның 21 ноябрендә "Ниссан Теана" автомобиле руле артына утырган Семеновны кичке сәгать 5 ләр тирәсендә Яңа Чишмә-Архангел Бистәсе торак пунктлары арасындагы автоюлда ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.
Семенов үз гаебен тулысынча таныган.
Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эшләргә тарту һәм 2 елга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Руслан ГАЛИМОВ,
район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев