Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Изге урыннарны чүпләмәскә кирәк

Тубылгы Тау авылы зиратын чүп басып киткән, дип хәбәр итәләр безгә Тубылгы Тау зиратында җирләнгән туганнарының каберләрен зыярәт кылырга кайткан шәһәрдә яшәүче авылдашлары.

Без 24 июль көнне авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Ләйсән Әбдрәфыйкова белән зиратта булдык. Ул авыл халкы, өлкән яшьтәгеләр зират территориясендәге чүп-чарны җыештырып торалар, аны елга бер-ике мәртәбә туганнарының каберләрен зыярәт кылырга кайтучылар үзләре каберләрне чистартып, чүп-чарын зират капкасы янында калдырып китәләр, ди.
-Зират капкасына халык үзе акча җыйды, үзе куйды, күптән түгел буяп та куйдылар, үзләре чисталыкны саклап, ямьлелекне кайгыртып, изге урынны үзләре чүплиләр булып чыгамы? - диде ул. Әйе, тубылгытаулылар контейнер куйдырта алмаганнар, куйсалар да, күпләре чүпне анда илтеп җиткерә алмас, зират коймасы янәшәсендә ташлап калдырыр иде. Эшне мәдәниятле итеп тә оештырып була, югыйсә: үзең белән чүп-чар капчыгы алып, шуңа тутырып, якындагы чүплеккә генә илтеп ташлыйсы.
Тубылгы Тауда туып үскән Рәфис Хәбибуллин: "Корыган үләннәр генә калдырсалар әле бер хәл, "зираттан берни алып кайтырга ярамый" дигән гыйбарәне истә тотып, кешеләр биредә буяу банкаларын һәм пумалаларын ташлап калдыралар, ә менә тырмаларын, ломнарын, чалгыларын бер дә калдырмыйлар", - дип сөйли.
Авыл җирлеге хакимияте кеше күп йөри торган җирләргә ата-бабаларыбыз истәлеген нәҗесләмәүгә чакырып белдерү кәгазьләре хәзерләгән, бәлки инде аларны элгәндер дә.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев