Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фактлар һәм комментарийлар

КДН әгъзалары балигъ булмаганнар тарафыннан ике тәртип бозу очрагы булдырмый калганнар

Җомга көнне, 15 сентябрьдә, балигъ булмаганнар эшләре буенча ведомствоара комиссия әгъзалары социаль куркыныч хәлдә буларак исәптә торучы гаиләләрдә булдылар.

Кичке рейд барышында РМЙ-дан ерак түгел балигъ булмаганнар төркеме күренде, алар янына килеп сөйләшә башлагач, комиссия әгъзалары юл читендә ике сыра шешәсе күреп алды. Егетләр ул безнеке түгел диделәр, сыраны эчеп бетермәгәннәр, калганын җиргә агыздылар.
Сельхозхимия поселогына бару юлында торак йортлардан ерак та түгел, коры үләннәр арасында комиссия әгъзалары ут яктысы күреп алды. Якынрак килгәч, мангалда ут яндырып торучы ике яшүсмерне күрдек. Аларга йортлар тирәсендә ут кабызу бик куркыныч булуын аңлаттык, өстәвенә зурлар күзәтүеннән башка, җитмәсә төнлә. Малайлар гафу үтенделәр, башка алай эшләмибез, диделәр. Утны сүндергәч, алар өйләренә шылдылар.
Рейд барышында балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен берничә мәртәбә ата-ана хокукын чикләү белән кисәтелгән гр.ка Н. һәм аның ире тикшерү барышында өйдә юк иде. Ике яшь бала белән өйдә калган әби, киленен яклап: "Хәзер кайталар, озак тормыйлар", - ди. Әмма сәгать ярымнан кабат килгәннән соң да килен белән малай өйгә кайтмаган иде. Ә очраклы шаһит көндез күргәндә дә аларның исерек хәлдә булуларын әйтте.
Күңел ачарга яратучыларга беркетмә төзелде һәм ата-ана хокукыннан чикләү турында документлар әзерләнә.
Күптән түгел булып узган КДН утырышы (гр Д. чакырылган иде) гр.Д.га файдага булмады. Башка эчмәскә һәм гаиләсе белән сугышмаска дип безгә вәгъдә иткән булса да, сүзендә тормаган, хатынына кул күтәргән, чөнки өенә салмыш хәлдә кайткан.
-Инде менә ике көн без балалар белән әнидә яшибез, - дип сөйли янау белән куркытылган ике бала анасы.
Комиссия шартлы рәвештә азат ителгән, яшь балалы туганы кайткан тагын бер гаиләдә булды. Аның һәм аның туганнары белән әңгәмә үткәрелде, эшкә урнашу буенча ниләр эшлисе хакында әйтелде.
А. гаиләсендә яңа "әти" пәйда булган. Без киләсе көн алдыннан ул үзен гаилә башлыгы итеп күрсәтергә ниятләгән, ә моның ничек эшләнәсен иректән мәхрүм итү урыннарында (ул күптән түгел генә шуннан кайткан) өйрәтмиләр. Шуңа күрә ул үзен, ничек белә, шулай тоткан һәм өйдәгеләр полиция чакырткан.
- Бүген бездә барысы да яхшы: ул көне буе балалар белән булды, мин Чистайга киткән идем, - ди А. Шәхси бәхетен бик актив эзләүче анага үзенекен генә түгел, ә балаларының ихтыяҗларын да исәпкә алып яшәргә кирәк, дип киңәш бирелде.
Төнге сәгать 10 нан соң (22.00) комиссия әгъзалары яшүсмерләрне ачыклау максатыннан Яңа Чишмә һәм Красный Октябрь урамнары буйлап үтте. "Балалар" вакыты турында закон бозучылар ачыкланмады.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев