Кирәкле хезмәт
13 июльдә Татарстан Республикасының ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан без ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин белән очраштык. Ул исә түбәндәге сорауларга җаваплар бирде.
- Рәфис Әсәдуллович, сезнең коллектив алдына нинди төп бурыч куелган?
- Безнең хезмәтнең беренче чираттагы бурычы - йогышлы авырулар буенча районның иминлеге. Ветеринария белгечләренең тырышлыгы, эпидемиягә каршы чараларны һәм профилактик прививкаларны ясауны үз вакытында башкарулары аркасында йогышлы авырулар нисбәтеннән район уңышлы санала. Хәзер вете-ринария берләшмәсендә 20 кеше эшли, ә берничә ел элек алар шактый күбрәк иде.
- Хәзергесе вакытта нинди проблемалар бар?
- Районда ветеринария белгечләре белән тәэмин ителеш 60 процент тәшкил итә. Күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында бер генә ветеринария хезмәткәре дә юк. Бу "Садыйков М.Х.", "Скоков Н.А.", "Вәлиев Ф.Р.", "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-ларга, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-гә, "Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә һәм Тубылгы Тау бүлекчәләренә кагыла. Тагын бер проблема - лаборатория тарафыннан лицензияләр алу өчен акча җитмәүдә.
- Сезнең берләшмә нинди матди базага ия?
- Безнең берләшмәнең матди базасы яхшы. Ике катлы бинага барлык бүлекләр, лаборатория, аптека урнашкан, ә берничә бүлмә арендага бирелә. Хезмәт вазыйфаларын башкару өчен хезмәткәрләр транспорт белән тәэмин ителгән, урыннарга барып, дәвалау, профилактика һәм диагностик тикшерүләр үткәрә алалар.
- Үзегезнең хезмәттән кемне аерып күрсәтер идегез?
- Бүлекчә мөдире Сәет Әбделвәлиев, "Кулон" агрофирмасы ветеринария табибы Илья Захаров, "Татарстан" агрофирмасының Акъяр һәм Шахмай бүлекчәләреннән Рәйсә Гыйрфанова белән Лидия Лотфуллина үзләрен әйбәт белгеч итеп таныттылар. Берләшмәдә аптека мөдире Наталья Мокеева, кадрлар бүлеге начальнигы Любовь Ермолаева, шофер Александр Абрамов намус белән эшлиләр. Гөлнур Ризванова бухгалтерия эшен бик белеп башкара.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Авыл җирлегендә ярдәмче хуҗалык мөһим роль уйный. Һәркемнең йортында мал-туар бар, алар авырса, ветеринария хезмәткәрләре һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Аларның хезмәте һәрчак кешеләргә кирәк. Һәм без аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев