Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фактлар һәм комментарийлар

Күкертле водород чыгару экологияне боза

Сәнәгать предприятиеләре тарафыннан эшкәртү калдыкларын атмосферага чыгару белән бәйле кешеләр сәламәтлегенә куркыныч янау проблемасы бүген дөньяда бик актуаль. Бу, мисал өчен, территорияләрендә нефть чыгарыла торган зур булмаган авыл җирлекләренә дә, эре химия заводлары булган мегаполисларга да кагыла.

Яңа Чишмә районы территориясендә нефть скважиналарыннан (300 дән артык) "кара алтын" чыгару эше белән биш кече нефть компаниясе шөгыльләнә. Алар районның 1000 нән артык кешесен эш һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итәләр, районның икътисадый һәм социаль үсешенә зур өлеш кертәләр. Нефть компанияләренең районга социаль инвестицияләре дистәләгән миллионнар белән исәпләнә: алар арасында балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт һәм реконструкция ясау, юлларга ремонт һәм асфальт түшәү, һәйкәлләрне реставрацияләү, чишмәләрне төзекләндерү, су белән тәэмин итү системалары, мәдәният һәм ял паркы төзелеше (һәм ремонт), хәйриячелек һ.б. Нефть оешмалары район өчен күп нәрсә эшли, әмма бер нәрсә бар...
Авыл җирлекләрендә узган гражданнар җыеннарында соңгы ике елда нефть чыгару оешмалары тарафыннан атмосферага күкертле водород чыгару белән бәйле проблема күтәрелә. 2018 елда үткән җыеннарда кабат шул проблема яңгырады. Территорияләрендә скважиналар торган авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һавада бик еш күкертле водород исе булуыннан зарланалар, ә Екатерина авыл җирлеге халкы төгәл вакытын да атады: дүшәмбе көннәрендә иртәнге 7 дән 8 гә чаклы һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 10 нан 12.30 сәгатькә чаклы. Район башлыгы Вячеслав Козлов район халкы белән традицион очрашуларда әлеге экологик проблема турында һәрдаим искә төшерә. Чөнки күкертле водород - бу үлемгә китерә торган куркыныч газ һәм аның һавада булуы кешеләр һәм хайваннар өчен аяныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин (күкертле водородлы болытка эләккән кошлар һуштан язып егылып төшәләр). Күкертле водород исен ул һавада барлыгы 0,03 мкг/куб.м булганда гына сизәргә (тоярга) була. Чынында, урта (ике арадагы ) күләм төрле авырулар китереп чыгара, мәсәлән, 75 мкг/куб.м булганда бронхит авыруы (кеше йөткерә башлый) һәм кератоконъюнктивит үсеш ала, 375 мкг/куб.м булганда үпкәләр шешенә. Моннан тыш, аллергик булмаган кешеләрдә дә томау, баш авыртуы, косу күренешләре, күзләрдә кызышу һәм тамак төбендә кычыту барлыкка килә. Начар экология кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, әлбәттә, ул күп авырулар, шул исәптә онкологик авырулар катализаторы да булып тора.
Киңәшмәдә 2017 елда РҮХ медикларының эш нәтиҗәләре буенча РҮХ баш табибы Рафис Вафин район буенча онкологик авыруларга карата медикларның сагаюы - игътибарны көчәйтүе турында сөйләде. Хәер ел саен диспансерлаштыру барышында аларны ачыклау 0,69 % (республика буенча караганда 2 тапкырга күбрәк) һәм иртә стадиядә ачыклау 88 % тәшкил итсә дә, тулаем алганда статистика сөендерми. 2017 елда онкологик авыруларның 62 очрагы ачыкланган (100 мең кешегә 468,2), авыруның азган булуы - 29,82 %, еллык үлем очрагы - 20,83 %. Ягъни, онкопатология ачыкланган һәр бишенче кеше ел дәвамында үлә дигән сүз.
Нефть чыгаручы оешма җитәкчелеге вәкилләре җыеннарда халыкка: "Сероводород (күкертле водород) исе булу турында безгә тиз арада хәбәр итегез, шулай иткәндә, без дә тиз арада җавап кайтара һәм гаеплеләрне кайнар эзләре буенча таба алачакбыз", - диделәр. Чөнки, мәгълүм булганча, газ таралгач, аның белән бергә кайнар эзләр дә юкка чыга. Екатерина Бистәсендәге җыенга чакырылган "Тат РИТЭКнефть" гендиректоры Николай Нефедов үз нефть чыгару чикләре өчен җавап биргәндә болай диде: "Бу һич тә ярый торган хәл түгел, без моны һичшиксез тикшерербез һәм гаеплеләрне җавапка тартырбыз. Мин сезгә вәгъдә бирәм. Нинди сәбәп буенча бу килеп чыккан, барысын да ачыкларбыз: участоклардагы намуссыз мастерлар аркасындамы яки җиһазларның тузуыннанмы. Ничек кенә булмасын, сероводород бик кыйммәтле ягулык чималы булып санала һәм аны һавага чыгаручы кеше миллионнарны җилгә очыра дигән сүз. Бу булганны әрәм-шәрәм итү".
Әдәмсә һәм Черемухово (андагы җыенда да бу проблема күтәрелде) авыл җирлекләрендә нефть чыгаручы оешмалар атмосфераны пычратуга юл куялар. Яңа Чишмәдә яшәүчеләр дә район үзәге читләрендә бу исне тоялар, мисал өчен, Петропавел Бистәсенә бара торган юлда, "Сельхозхимия" поселогы янында шундый очрак булган.
Сәер хәл. Барысы да, һәр җирдә шул хакта сүз алып баралар, тик эш шуннан ары узмый. Ни өчен? Әлегә кадәр гаепле кешене тота алмыйлармы, җиһазларны тикшермиләрме? Әлбәттә, бер җирлек читләрендә нефть чыгаручы ике оешма эшләп торганда, скважинага хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләргә гаепне күршесенең өстенә генә җибәрергә ансатрак бит.
Зарарлы матдәләрне һавага чыгару аңлы рәвештә эшләнәме, юкмы - бусы сер булып кала бирә һәм хәтта нефть оешмалары җитәкчеләре үзләре дә, аларның сүзләре буенча, моны белмиләр. Ачыкларга вәгъдә итәләр. Барысын да хәл итеп була, моңа алынырга гына кирәк: халык исә вакытында хәбәрдар булырга , ә начальниклар дөрес эш итәргә тиеш. Ничек кенә булмасын, бу проблемада дәшми калырга һәм күз йомарга ярамый - санкцияләнмәгән чыгарулар район экологиясенә зыян сала, димәк, кеше сәламәтлегенә дә.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев