Күптән түгел Яңа Чишмә районы делегациясе Аксубай районының Түбән Татар Майнасы мәктәбе базасында узган "Көнбатыш Кама аръягы тарихын һәм мәдәниятын өйрәнү проблемалары" темасына халыкара зона фәнни - гамәли конференциядә катнашты.
Конференциягә Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтыннан галимнәр, укытучылар һәм белгечләр, ТР фәннәр академиясе (ФА), ТР крайны өйрәнүчеләр җәмгыяте Советыннан, ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге археология институтыннан, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан, "Татарстан - Яңа гасыр" телекомпаниясеннән, Россия Ислам институтыннан, "Идел", "Гаилә һәм мәктәп", "Сабантуй" журналлары редакцияләреннән вәкилләр, АКШ-тан тарих фәннәре докторы, Висконсинск университеты профессоры Юлай Шамил углы, шулай ук Казан, Болгар, Нурлат, Чистайдан, Кама аръягының 8 районыннан җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар һәм крайны өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре, - барлыгы 150 кеше килгән иде.
Конференциядә Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов катнашты, конференцияне ачып җибәреп, ул сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
8 кешедән торган Яңа Чишмә районы делегациясе - тарих укытучылары, крайны өйрәнүчеләр, Зирекле һәм Шахмай авыллары музей хезмәткәрләре 6 секциядә эшләделәр. Яңа Чишмә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Фәттахова "Яңа Чишмә районы тарихы буенча китап төзү тәҗрибәсеннән" дип аталган доклад белән чыгыш ясады. ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге археология институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин безнең китап турында җылы сүзләр әйтте.
Тарих буенча шундый китаплар республиканың тагын 8 районында нәшер ителгән.
Конференциянең 6 секциясендә Татарстанның борынгы, урта гасырлардагы, яңа һәм хәзерге чор тарихы, Кама аръягы төбәкләрендәге татар һәм башка халыкларның проблемаларына, төбәк халыкларының тарихи-мәдәни элемтәләре, традицияләре һәм гореф- гадәтләренә кагылышлы мәсьәләләргә, торак пунктларның тарихын өйрәнүгә, Кама аръягы районнары мәктәпләрендә тарих - крайны өйрәнү һәм музей эшләре, милли - төбәк компонентын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган 74 доклад һәм белдерү тыңланды һәм каралды.
Конференциядә катнашучылар Аксубай районының крайны өйрәнүчеләре эшенә югары бәя бирделәр, әлеге конференцияне төп оештыручыларның берсе булган, крайны өйрәнүче, Көнбатыш Кама аръягы торак пунктлары тарихын өйрәнү буенча шактый өлеш керткән, Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты, крайны өйрәнүчеләрнең Бөтентатар җәмгыяте Советы әгъзасы, безнең "Яңа Чишмә районы тарихы" дип аталган китапның консультанты һәм рецензенты булган Рафик Насыйровның нәтиҗәле эшенә аерым басым ясадылар.
Крайны өйрәнүчеләр эстафетасын Чистай шәһәре алды, анда апрельдә алар катнашында чираттагы конференция булачак.
Безгә, җирле крайны өйрәнүчеләргә, тарих укытучыларына, бердәм булып, җиң сызганып Яңа Чишмә районы тарихы өстендә эшне башлап җибәрергә генә кала, гәрчә безнең кулда 2007 елда басылып чыккан "На засечной черте" дип аталган китап булса да.
Мидхәт Газыймов
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев