Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фактлар һәм комментарийлар

Лицензиясез аракы саткан өчен нинди штраф каралган

Бүген законсыз төстә аракы саткан өчен күпме акча әзерләргә кирәклеге, юридик һәм физик шәхесләр өчен җаваплылык нинди законда каралган булуы турында сөйләшербез.

Әлеге очракта түбәндәге җәза бирүләр каралган: спиртлы эчемлекләрне бергә теркәп җибәрелә торган документларсыз ваклап саткан өчен ШЭ гә 10 меңнән 15 мең сумга чаклы штраф салына; әгәр моңа охшаш эшләр белән ҖЧҖ шөгыльләнә икән, суд 300000 сум күләмендә штраф салу сыйфатында җәзага тартырга мөмкин. Шулай ук табылган легаль булмаган сәүдә ноктасыннан барлык алкоголь дә алыначак. 2014 елга кадәр әле штрафлар гуманлырак иде. Мәсәлән, югарыда күрсәтелгән эшләр өчен шәхси эшмәкәргә 4000-5000 сум штраф салына иде; ҖЧҖ өчен матди җаваплылык бары тик 40000-50000 сум гына тәшкил итте.
Кирәкле лицензия документларының тулы исемлеге алкоголь базарын дәүләт көйләве турындагы Законның 10.2 маддәнең 1 пунктында билгеләнгән. Ул чакта 2014 елда кирәкле кәгазьләр исемлеге берникадәр киңәйтелгән иде. Алай гына да түгел , Законга үзгәрешләр керткән моменттан алып барлык күрсәтелгән документлар хәзер исерткеч эчемлекләр өчен генә түгел, ә җиңелчә алкогольле эчемлекләргә дә таләп ителә, шул исәптә сырага да. 2014 елда алкоголь сатудагы башка кагыйдәләрдә штрафларның шактый артуы күзәтелде. 2014 елдан алып һәм бүгенгесе көнгәчә административ хокук бозулар Кодексының 14.16 маддәсе 3 өлеше буенча җаваплылык тотканда ШЭ-ләр дәүләт казнасына 5000 нән 10000 сумга чаклы акча түләргә тиешләр. ҖЧҖ-ләргә килсәк, монда җәза күләме 50000-100000 сум тәшкил итә. Соңгы карап тикшерүләргә кадәр ШЭ-ләр 3000-4000 сум күләмендә, ә ҖЧҖ-ләр - 30000 нән башлап 40000 сумга чаклы штраф түли иделәр. Шулай ук легаль булмаган (яшерен) продукция сатудан алынырга тиеш. Алга таба гамәлдәге законның кайбер положениеләрен тәфсилләбрәк карап үтик. Лицензиясез алкоголь саткан өчен нинди җәза яный соң?
Штраф күләме 200000 сумнан башлап 300000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Шулай ук, әгәр дә "җылыткыч" эчемлекләргә кирәкле документлар булмавы ачыкланса, барлык продукция дә хокук саклау органнары тарафыннан конфискацияләнәчәк. Әле тагын административ хокук бозулар Кодексының 14.17 маддәсендәге 2 өлешенә дә игътибар итәргә кирәк. Әлеге норматив - хокукый акт положениеләре тарафыннан лицензияләүдә тупас тәртип бозулар белән спиртлы эчемлекләр саткан өчен җаваплылык тоту карала. Мисал өчен, мондыйлар исәбенә үзләренең сатып алучыларына суррогаттан әзерләнгән эчемлекләр тәкъдим итүче оешмаларны кертергә мөмкин. Мондый кибетләр яки җәмәгать туклануы урыннары клиентларга денатурат кулланып техник спирттан җитештерелгән продукция җибәрәләр. Шуңа охшаш тәртип бозулар өчен хөкүмәт тарафыннан яңа штраф билгеләнгән. Хәзер ул 150000-200000 сум тәшкил итә. Лицензияләүдә тупас тәртип бозулар белән әзерләнгән эчемлекләрнең барысы да хокук саклау органнары тарафыннан сатудан алынырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев