Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Җәмәгать туклануын тикшерү

Туклану барлык мәгълүм булган патологик торышның килеп чыгуы, үсеше һәм дәвамлылыгында нигез булып тора (80%) яки кеше сәламәтлегендә зур роль уйный.

Яңа Чишмә районында мәктәп укучыларының барысы да (100%) кайнар аш белән тәэмин ителә. Мәктәп ашханәләреннән санитар-химик күрсәткечләр буенча тикшерүгә 26 проба алынды, аларның барысы да нормативларга туры килә. Микробиологик күрсәткечләр буенча алынган 198 пробаның 16-сының таләпләргә җавап бирмәве ачыкланды. Ашханәләрдәге савыт-сабаның, бүлеп бирү инвентарьларының юылу сыйфаты һәм шәхси гигиенаның санитар таләпләргә туры килмәү очраклары (5,1%) ачыкланды.
Җәмәгать туклануының башка объектларыннан (азык-төлек кибетләре, кафе һәм ашханәләр) тикшерүгә 550 проба алынды, шуларның 105 - санитар-химик, 45 - физик-химик, 374 - микробиологик һәм 23 - паразитологик тикшерүгә, 3 проба сооставында ГМОны ачыклауга алынды. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 26 очракта азык-төлек тиешле таләпләргә җавап бирми, шуның 25-е микробиологик күрсәткечләр буенча, бу 5,3% (2015 елда - 6,5%) тәшкил итә.
Соңгы ун ел эчендә туклану продуктларында регламентланучы микотоксиннар, нитрозаминнар һәм бензапирен ачыкланганы булмады. 2016 елда пестицидлар, антибиотиклар, гистамин, радионуклидларның арттырылу очрагы да ачыкланмады.
Куллану срогы чыгу, саклау кагыйдәләре бозылу, төргәгенең тиешенчә сакланмавы, кулланучылар өчен мәгълүмат булмау сәбәпле 30 партия туклану продукциясе (73,3 кг) бракка чыгарылды.
Санкцияләр һәм штрафлар
Роспотребнадзорның ТБ 164 юридик шәхесне һәм индивидуаль эшмәкәрне контрольдә тота, күзәтчелек алып барылган объектлар - 430.
2016 елда үткәрелгән тикшерүләр 93,4% юридик шәхесләрнең һәм индивидуаль эшмәкәрләрнең үз эшчәнлекләрен законнарны бозып алып баруларын ачыклады. 210-нан артык закон бозу очрагы булып, аларны бетерүгә күрсәтмә бирелде.
Территориаль бүлек тарафыннан административ хокук бозулар турында 119 эш кузгатылды һәм 708 мең сумлык күләмендә штраф түләттерүгә карарлар чыгарылды (бүгенгесе көнгә 98%-ы түләнгән). Шулардан 12 административ эш суд органнарына карап тикшерүгә җибәрелде, шуның унысы буенча судлар административ штраф салу турында, икесе буенча эшчәнлекне туктату турында карар чыгардылар.
Роспотребнадзор ТБ биргән күрсәтмәләрне берничә мәртәбә үтәмәгән очраклар буенча хуҗалык итүче субъектларның санитар законнарны бозуны бетерүне мәҗбүр итү турында 3 дәгъва белдерелде. Суд органнары тарафыннан барлык дәгъвалар да канәгатьләндерелде.
Районда эпидемиологик иминлекне тоту буенча контрольлек һәм күзәтчелек итү чаралары Прокуратура органнары белән килешеп, РФ Хөкүмәте йөкләмәсенә нигезләнеп чыгарылган Роспотребнадзор фәрманнарына нигезләнеп план буенча дәвам иттереләчәк.
Гөлфирә Мостафина, әйдәп баручы эксперт-белгеч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев