Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Мәхрүм итәргә яки кичерергә

Комиссия әгъзалары: "Настя, син өеңдә һәм үз башыңда тәртип булдырганчыга кадәр без синең балаңны алабыз. Боларны никадәр тизрәк эшләсәң, улыңны да шулкадәр иртәрәк өеңә алып кайтачаксың" дип игълан иткәч, әни кешенең күзләреннән эчкерсез күз яшьләре акты.

"Кайгырту" һәм "опека" бүлекләре, полиция һәм КДН әлеге ана белән беренче ел гына эш алып бармыйлар. Май аенда ук комиссия тарафыннан билгеләнгән 500 сум штрафы да түләнмәгән, ә бүген исә, нәкъ шундый ук тәртип бозуы өчен 500 әр сумлык ике штраф яздылар. Комиссия аек һәм адекват булмаган ана янында балага куркыныч яный дип исәпли.
Безнең районда әле ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки чикләү чигендә торган тагын дүрт гаилә (тулы һәм тулы булмаган гаиләләр) бар, дип расладылар комиссия әгъзалары 12 октябрьдә булып үткән комиссия утырышында.
-Без исә җитди эш итәчәкбез, эчүче һәм кырыс ата- аналардан бернинди кызганусыз балаларын алачакбыз, әлбәттә инде закон кысаларыннан читкә тайпылмый, - дип белдерде комиссия рәисе Валентина Семеняк.
Кырысмы? Бәлки шулайдыр да! Әмма кырыс булу рәхимсезлектән яхшырактыр. КДН-да тикшерелгән очракларны карап үтик: Әти кеше балаларының әнисен кыйный, ә балалар өйдә булмый, тик алар кыйнаудан зәңгәрләнгән әниләрен барыбер күрәчәкләр бит. Килешегез, кечкенә бала өчен бу нинди стресс.
Гр.З. да үзенең ике баласына шундый ук борчу тудырган: әниләре инде менә 4 айдан бирле өендә яшәми, аларны ташлап, әйтергә кирәк, чит гаиләгә чыгып киткән. Бу хатын Архангел Бистәсендә үзенең никахсыз яшәүче ире белән бөтен гаиләне куркыныч астына куйган, аңа яшәргә комачаулаган һәр кешегә (аңа шулай тоелган) агрессив булган. Ә яшәүнең мәгънәсе аның өчен үзе теләгәнчә яшәү рәвеше алып бару икән.
Комиссиянең бары тик үткән утырышында гына Красный Октябрьдә яшәүче ике хатын-кызның үз балаларына булган мөнәсәбәтләрен карап тикшергәннәр, бүгенгесе көнгә кадәр бернәрсә дә үзгәрмәгән: икесе дә эшкә урнашмаган, аларның балалары зур уңайсызлыкларга һәм куркуга дучар.
Волчья Бистәсеннән бер гаилә беренче тапкыр комиссия күз уңына эләккән: ана белән ата эшләсәләр дә, бик еш эчәләр, ә аларның кызлары акрынлап үз эченә бикләнә, бу исә аның укуына тискәре йогынты ясый.
КДН әгъзалары әлеге гаиләләр белән актив эш башлыйлар: кайсыларына ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яный, кайсыларына балаларына хокукларын чикләүгә документлар әзерлиләр, өченчеләрен исә җитди контрольгә куялар һ.б.
Килешегез, без барыбыз да кешеләр һәм нинди дә булса карар кабул итүе дә җиңел түгел, ә ул бала файдасына булырга тиеш. Әлеге мәкаләнең исеме дә очраклы гына сайланмады: җәмәгатьчелек фикерен дә беләсебез килә: шул хакта үз фикерләрегезне редакциягә яисә безнең сайтка (novoshishminsk.ru) җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев