Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, 2015 елның 1 гыйнварыннан Федераль закон белән Россия территориясендә минималь хезмәт хакы аена 5965 сум күләмендә (ким булмаска тиеш) билгеләнде, дип хәбәр итә.
Шул ук вакытта республиканың Хезмәт министрлыгы да исебезгә төшерә: 2014 елның 13 августында Татарстанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр...
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, 2015 елның 1 гыйнварыннан Федераль закон белән Россия территориясендә минималь хезмәт хакы аена 5965 сум күләмендә (ким булмаска тиеш) билгеләнде, дип хәбәр итә.
Шул ук вакытта республиканың Хезмәт министрлыгы да исебезгә төшерә: 2014 елның 13 августында Татарстанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты белән берлектә республикада минималь хезмәт хакы күләме турында Килешү төзелгән иде.
Алда атап үтелгән Килешүдә каралганча, шушы Килешү имзаланган көннән башлап ТР-ның икътисад секторында бюджетта булмаган оешмаларда эшләүчеләргә минималь хезмәт хакы аена 6420 сум күләмендә (ким түгел) билгеләнә.
Шул сәбәпле, Килешүнең 1.4 маддәләренә туры китереп, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма-юридик зат белән, юридик зат булмый гына шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренә айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимул бирүче түләүләрне дә кертеп) 2014 елның 13 августыннан 6420 сумнан ким булмаска тиеш, тик хезмәткәрнең шушы чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын тутыруы шарт.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы Федераль законга туры китереп билгеләнә (ягъни 2015 елның 1 гыйнварыннан аена 5965 сум күләмендә).
Минималь хезмәт хакы күләме (ТР-ның икътисад секторында бюджеттан тыш оешмаларда эшләүчеләр өчен килешүдә каралганча 2014 елның 13 августыннан аена 6420 сум, ТР Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен 2015 елның 1 гыйнварыннан аена 5965 сум) буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясе белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт законнарын бозучылар административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 5.27 маддәсенә туры китереп административ җаваплылыкка тартылалар.
Шул сәбәпле, хезмәткәр бер айга үзенә исәпләнгән хезмәт хакы (әгәр ул эш вакытының айлык нормасын хезмәт вазыйфаларын үтәп тутырган булса) билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким булган очракта, үзенең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый җавап чаралары кабул итү максатында ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Мәгълүмат өчен: "Хезмәт һәм хезмәтне саклау турында законнарны бозу" административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 5.27 маддәсе:
1. Хезмәт һәм хезмәтне саклау турында законнарны бозган өчен вазыйфаи затларга бер мең сумнан алып биш мең сумга чаклы күләмдә; юридик шәхес булмый торып эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга бер мең сумнан алып биш мең сумга чаклы күләмдә административ штраф яки 90 тәүлеккә чаклы эшчәнлеген административ туктатып тору; юридик затларга - утыз меңнән алып илле мең сумга чаклы штраф һәм 90 тәүлеккә чаклы эшчәнлеген туктатып тору яный.
2. Хезмәт һәм хезмәтне саклау турында законнарны элек тә бозган һәм шуңа охшаш административ хокук бозган өчен җавапка тартылган вазыйфаи затка бер елдан өч елга чаклы дисквалификация каралган.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев