Могҗиза булгалый
25 декабрьдә РМЙ-да районның асыл яшьләре - төрле конкурсларда лауреат исеме яулаучылар һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, мәктәпләрдә һәм һөнәри училищеда укучы уку алдынгылары өчен яңа ел чарасы оештырылды. Чарага чакырылучылар узган ел белән чагыштырганда шактый арткан, бәйрәмгә 200ләп кеше җыелган иде.Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк балаларны 2012 елны уңышлы...
Бәйрәмне оештыручы "РИТЭК" ААҖ тарафыннан матур итеп бизәлгән РМЙ залында балаларга яңа ел тамашасын бераз көтәргә туры килде: артистлар төялгән автобус билгеләнгән вакытка килеп җитә алмады. Алдан ук таратылган яңа ел күчтәнәчләре белән сыйлануга карамастан, балалар ямансулый башладылар, беравыктан ерак авыллардан килүчеләр, гомумән, кайтып китәргә җыендылар. Шул чак үзебезнең артистлар ярдәмгә килде. Аларга әзерләнеп тамашачы алдына чыгу өчен 15 минут вакыт җитте, матур костюмнар киеп сәхнәгә тамашаның беренче геройлары - Кай Герда, Кар Патшабикәсе һәм аның ярдәмчеләре "аяк басты". Андерсенның заманчалаштырылган танылган әкияте кызыклы сюжеты белән җәлеп итте: зал җанланып, тамашачыларның күңелләре күтәрелеп китте, Казан артистларын күрергә - карарга килүләре хакында да оныттылар. Безнекеләр алардан кай ягы белән ким булсын! Әле киресенчә, актерлык осталыклары да бер дигән, теләсә нинди кыен хәлдән чыгу юлын да таба беләләр.
Техник сәбәпләр аркасында бу көнне килеп җитә алмаган Казан артистлары икенче көнне РМЙ-да тамаша күрсәттеләр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев