19 сентябрьдә иҗтимагый Совет һәм Буревестник АҖ хатын-кызлар Советы белән берлектә КДН ның чираттан тыш утырышы булып узды.Утырышка прокурор ярдәмчесе Руслан Галимов, КДН инспекторы Наталья Савельева, профилактика буенча (уңышсыз гаиләләрдә) белгеч Татьяна Киселевалар чакырылган иде. Утырыш авыл мәдәният йортында булды.
Шул кадәр зур утырышны үткәрү өчен Волчья Бистәсе авылы очраклы гына сайланмаган иде: анда балигъ булмаган балалары булган күпчелек уңышсыз гаиләләр яши.
Утырышта КДН һәм балаларның хокукларын яклау буенча Валентина Семеняк рәислегендә алты гаиләгә карата тиешле чаралар кабул итү турында Буревестник АҖ башкарма комитетының үтенеч язуы карап тикшерелде.
КДН га кергән мөрәҗәгатьнең сәбәбе алты гаилә өчен дә берүк: балигъ булмаган балалары булган ата-аналар спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыгалар, өйләрендә көнкүреш шартлары канәгатьләнерлек түгел, ата-аналарның күпчелеге эшләми һәм аларның барысы да өй яны территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәми.
Әлеге гаиләләр белән КДН инде ике еллап эшли. Алар белән профилактик консультацияләр үткәрелде. Бу балаларны тәрбияләү һәм карау буенча, балигъ булмаганнарның санитар-гигиена һәм көнкүреш шартлары, эшкә урнаштыру, балалар бакчалары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен үз вакытында түләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында.
"Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре тарафыннан натуралата (балалар әйберләре) ярдәм күрсәтелде. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында да хәйрия ярдәме алдылар. Агымдагы елның июнь аенда тагын бер гаилә исәпкә алынды. Шушы вакыт эчендә аларга матди ярдәм күрсәтелгән, әниләре эшкә урнаштырылган һәм аңа өйләрен тәртипкә китерергә кушылган. Бу көннәрдә ул шул эшләр белән мәшгуль.
Комиссия эшендә уңай нәтиҗәләр башка гаиләләр буенча да бар: ата-аналар эшкә урнаштырыла, балалар һәм зурлар арасында мөнәсәбәтләр җайга салына. Әмма медикларның өйдәге чисталык (чөнки чисталык дигән нәрсә баланың сәламәтлеге белән бәйле), ә АҖ башлыгының йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча кайбер ата-аналарга карата дәгъвалары бар.
Утырышка чакырылучыларның барысына да үз ишегалларын тиешле тәртипкә китерү өчен 1 октябрьгә кадәр срок билгеләнде, тәкъдимнәр бирелде. Юкса, бу үзләренең балигъ булмаган балаларын санитариягә каршы шартларда, дөрес тәрбияләмәгән дип кабул ителәчәк.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев