Почта килсә, кәефләр дә күтәрелә
Чуаш Чабаксарындагы почта элемтәсе бүлекчәсе районда иң әйбәтләрдән санала. Биредә үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр эшли. Әйтик, Чуаш Чабаксарында Светлана Ивановна Иванова 28 ел яши, почтада да шул гомер эшли, шуның 25 елын элемтә бүлеген җитәкли. Эшне ул авыл халкының ихтыяҗларын өйрәнүдән башлый. Көненә өчәр сумка корреспонденция тарата: участогы...
- Нигездә күбесе район газетасына өстенлек бирә, - дип сөйли Светлана Ивановна.
- Кешеләр почта бүлекчәсенә еш йөриләр: кәрәзле телефоннарына акча салалар, ТКХ хезмәтләре өчен, кредитлар түлиләр. Кыскасы, эш күп, эштә әле бик озаклап утырырга туры килә - ди ул.
Почта системасын компьютерлаштырганда, өч ел элек тә Светлана Ивановнага эштә озак тоткарланырга туры килә. Чистайда бер көн эчендә әллә нигә өйрәнә алмыйсың. Эш вакытында да өйрәнеп утыра алмыйсың. Әле ярый ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрдәй кешесе бар, Черемухово Бистәсендәге ПЭБ начальнигы Антонина Сальцина аның ышанычлы иптәшенә - ярдәмчесенә әверелә, нәтиҗәдә компьютер программасын ныклап торып үзләштерә.
Светлана хезмәттәшләреннән дә уңган: эш сөючән, ышанычлы Татьяна Сафарова 7 ел хат ташучы булып эшли, хәзергә ул декрет ялында, аны җаваплы хезмәткәр - Лидия Якимкина алыштыра. Галина Егоровна Каришева 26 ел аның белән бергә - иңгә-иң куеп хезмәт куя.
Галина Егоровнага сентябрьдә 60 яшь тулачак, ә ул, яшь кызлар кебек, авыл буйлап йөгерә-йөгерә авылдашларына газета-журналларны да, пенсияне дә вакытында китереп җиткерә. Галина Егоровнаның үзен исә начальнигы пенсиягә җибәрми. "Өч елдан соң бергә китәрбез. Язылу кампаниясе чорында синнән башка мин нишләрмен? Чөнки син кешеләрне корреспонденцияләргә язылу кирәклегенә инандыра беләсең",- дип әйтә икән.
Мөгаен, Галина Егоровна нәкъ шулай итәр дә инде - өйдә утыра торган кеше түгел шул ул. Һәрчак хәрәкәттә һәм кешеләр белән аралашып яшәүдән ямь таба һәм шуңа да аның кәефе һәрвакыт яхшы, юлында очраган кешеләргә дә үзендәге уңай энергияне бирергә тырыша.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев