Республика дәрәҗәсендәге уңыш
Яңа Чишмә 118 нче номерлы һөнәри училищедан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Нурзия Нуртдин кызы "Иң яхшы укытучы-2012" бәйгесендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Бу исемне алу өчен Татарстан Республикасы башлангыч һәм урта һөнәри учреждениеләрдән 50дән артык укытучы катнашып, көрәш алып барган. Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйгегә йомгак Казанда узган...
Яңа Чишмә 118 нче номерлы һөнәри училищедан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Нурзия Нуртдин кызы "Иң яхшы укытучы-2012" бәйгесендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
Бу исемне алу өчен Татарстан Республикасы башлангыч һәм урта һөнәри учреждениеләрдән 50дән артык укытучы катнашып, көрәш алып барган. Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйгегә йомгак Казанда узган елның декабрь азагында ясалган. Нурзия Сөләйманованың педагогик стажы - 14 ел, шуның 10 елын ул 118 нче һөнәри училищеда эшләп үткәргән. Училище завучы Лидия Наумова бәйгедә катнашуга гариза тапшырганда без Нурзия Нуртдин кызының уңышка ирешүендә бер дә шикләнмәдек, киресенчә, аның җиңүен алдан күреп әйттек, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев