Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Ришвәт бирергә маташкан

Район прокуратурасы Азнакайда яшәүче 40 яшьлек Рәсим Гомәровка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК-ның 30 маддәсе 3 бүлек, 291 маддәсе 3 бүлек буенча (урындагы шәхескә ришвәт бирергә омтылып карау) гаепле дип танылды. 15 июльдә үткән суд карары нигезендә 2015 елның 8 маенда Гомәров Яңа Чишмәнең Автомобиль...

Район прокуратурасы Азнакайда яшәүче 40 яшьлек Рәсим Гомәровка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК-ның 30 маддәсе 3 бүлек, 291 маддәсе 3 бүлек буенча (урындагы шәхескә ришвәт бирергә омтылып карау) гаепле дип танылды.
15 июльдә үткән суд карары нигезендә 2015 елның 8 маенда Гомәров Яңа Чишмәнең Автомобиль урамында "Тукталу тыела" дип язылган юл билгесе куелган урында машинасын туктата, мондый тәртип бозу өчен 1500 сум штраф каралган.
Гомәров ЮХИДИ инспекторын "сатып" алмакчы була, ул беркетмә төзетмәс өчен, аңа 500 сум ришвәт бирергә маташа. Әмма инспектор ришвәттән баш тарта һәм аның җинаятьчел гамәлен булдырмый кала.
Р. Гомәров судта үз гаебен таныды һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.
Алексей ПАРАМОНОВ,
Яңа Чишмә районы прокуроры
вазыйфасын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев