Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Сату күренми

12 декабрьдә "Бердәм Россия" БСП нең Яңа Чишмә җирле бүлеге район күзәтчелек итү эшчәнлеге бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә пиротехник әйберләрне санкцияләнмәгән сатуларны ачыклау буенча рейд үткәргән.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан мондый тикшерүләр инде гадәткә кергән, чөнки бу вакытта кибет киштәләрендә төрле төрдәге пиротехника (петарда, шапылдавык, фейерверклар) пәйда була. Рейдка чыгуның төп максаты булып райондагы кибет хуҗалары һәм сатучыларның сатып алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү-итмәүләрен ачыклау тора. Рейд барышында пиротехник әйберләр сату күренмәгән. Моннан тыш, кибеткә килүчеләргә "Янгын куркынычсызлыгының яңа ел кагыйдәләре, пиротехник әйберләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы чаралары" темасына белешмәлекләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев