Сайлаган һөнәренә тугрылыклы
Владислав Бойков сөт заводында машина йөртүче булып 30 елдан артык эшли. Владислав 20 яшьлек егет чагыннан ук заводка эшкә килә, шофер булып эшләү дәверендә ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә, техниканы яхшы белә, эшен яратып, зур тырышлык белән башкара. Ул башта иске автобуста, аннан соң ГАЗ-53 тә, бортлы КамАЗда...
Владислав Бойков сөт заводында машина йөртүче булып 30 елдан артык эшли.
Владислав 20 яшьлек егет чагыннан ук заводка эшкә килә, шофер булып эшләү дәверендә ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә, техниканы яхшы белә, эшен яратып, зур тырышлык белән башкара. Ул башта иске автобуста, аннан соң ГАЗ-53 тә, бортлы КамАЗда да эшли, хәзер исә сөт ташый торган КамАЗны йөртә.
Урып-җыю эшләре чорында элекке вакытларда бөртек төяп Чистай элеваторына 5-6 шар рейс ясарга өлгергән ул.
Владислав - гаиләдә дә үрнәк кеше, хатыны белән бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев