Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Шәхси кабинеттан файдаланыгыз

-Бүген - Интернет үсеш алган заман, шуңа да күп ведомстволар үз хезмәтләрен электрон формада тәкъдим итәләр. Шуны беләсем килә, өйдән чыкмый гына мин пенсия билгеләүгә гариза бирә аламмы һәм моны ничек эшләргә? - дип сорый Яңа Чишмә авылында яшәүче Г.М. Латыйпова.

Әлеге сорауга РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә.
- Пенсия билгеләүгә гаризаны, шулай ук аны китереп бирү юлын (почта яисә банк аша) "Иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси кабинеты" электрон сервисы ярдәмендә бирергә һәм сайларга мөмкин. Бу РПФ тарафыннан документлар алдан тикшерелмәгән (бәяләнмәгән) очракта. Сезгә гаризагызның теркәлүе турында һәм киләчәктә пенсия билгеләү өчен документлар тапшыру зарурлыгы турында белдерү кәгазе җибәрелә.
Моннан тыш, Шәхси кабинетта пенсиянең күләме һәм башка социаль түләүләр (шул исәптән чираттагы арттырулардан соң пенсиянең яңа күләме), 2002 елның 1 гыйнварына чаклы булган стаж (биредә пенсия билгеләгәндә файдаланыла торган мәгълүматларны тәгаенләү һәм төзәтмәләр кертү буенча РПФ белгечләре тарафыннан үткәрелә торган эш нәтиҗәләре буенча стаж турындагы мәгълүматлар белән ризалашу (ризалашмау) турында хәбәр җибәрү мөмкинлеге бар), ана капиталы акчаларының күләме һәм хәрәкәте турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Сервис ТР буенча РПФ бүлеге сайтының "РПФ хезмәтләре" бүлегендә урнашкан. Гражданинга шәхси кабинетын ачу өчен РПФ бүлегенә килеп, тиешле гариза язарга һәм логин, керү пароле алырга кирәк.
Барлык сорауларыгызны 2-25-81, 2-26-71 телефоннары аша да бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев