Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Өстенлек – электроникага

Соңгы араларда гражданнарның күпчелеге Интернетка өстенлек бирә. Хәзерге заман мәгълүматый гасырда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне турыдан-туры gosuslugi.ru дәүләт хезмәте порталы аша алырга мөмкин.

ТР ЭЭМ-ның Яңа Чишмә районы бүлегендә шушы хезмәт күрсәтүләрдән файдаланырга тәкъдим итә.
Электрон гаризаны теләсә кайчан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, бәйрәм, ял көннәрендә, теләсә кайсы компьютер, планшет яки кәрәзле телефон (Интернет челтәренә тоташкан) аша бирергә мөмкин. Хезмәттән файдалану өчен, әйтик, эшкә кергәндә РЭЭБ-нән белешмә алу өчен, өегездән чыгып йөрү дә кирәкми. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша электрон гариза һәм тиешле документлар исемлеге җибәрү дә җитә. Аннан Сезгә гаризагызның кабул ителүен, башкарылуын гына күзәтәсе кала.
Порталдагы мөмкинлекләрдән физик һәм юридик затлар, эшмәкәрләр һәм чит ил гражданнары файдалана ала.
Дәүләт хезмәтләре порталы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, функцияләр, ведомстволар турында мәгълүматлар тапшыру, шулай ук электрон вариантта хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалануның өстенлеге нинди соң? Бу, беренче чиратта, тәүлек әйләнәсе порталдан файдалана алу, чират булмау, билгеләнгән срокта хезмәт алу, коррупция булмау, чөнки гариза бирүче хезмәт алу өчен, сезне кызыксындырган тема буенча бөтенесен үз эченә алган мәгълүматлар алу өчен турыдан-туры ведомствога мөрәҗәгать итми.
Үз вакытыгызны экономияләгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев