Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Терлекләр сазга чумган

"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-нең Сосновка бүлекчәсендә терлекчелектәге мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртәсе бар. Бүлекчәдә 800 баштан артык МЭТ асрала, шуның 200 баш чамасы савым сыерлары. Ничек җитте шулай сыерларны бина эченә керткәннәр үзе, ә менә 500 ләп яшь МЭТ (каплатылган яки каплатуга әзер таналар да) һаман киртә абзарларда, чөнки алар кертелергә...

"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-нең Сосновка бүлекчәсендә терлекчелектәге мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртәсе бар.

Бүлекчәдә 800 баштан артык МЭТ асрала, шуның 200 баш чамасы савым сыерлары. Ничек җитте шулай сыерларны бина эченә керткәннәр үзе, ә менә 500 ләп яшь МЭТ (каплатылган яки каплатуга әзер таналар да) һаман киртә абзарларда, чөнки алар кертелергә тиешле бина былтыргы тирестән чистартылмаган, кышлатуга әзер түгел.
Киртә абзарларда таналарның корсакларына чаклы саз, алар туйганчы - тиешенчә ашый да алмыйлар, утлыкларга таба саздан "йөзеп" баралар. Терлекләргә карата бүлекчәнең башкаручы директоры Ольга Старикова, терлекчеләр, агрофирма җитәкчелеге - төгәлрәге җәмгыять директоры урынбасары Харис Халиуллиннар, баш ветврач Илсур Ибраһимов һәм баш зоотехник Илгизәр Сабитовның шундый мөнәсәбәттә булуы аяныч нәтиҗәләргә - терлекләрнең үлеменә китерүе дә бик ихтимал. Терлекләрне биналарга урнаштыру өчен ашыгыч чаралар (бәлки аларны башка бүлекчәләргә күчерергәдер) күрергә кирәк.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X