Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Үткәрү режимы бөтен җирдә дә үтәлми

Районның эчке эшләр бүлеге район оешмаларының һәм учреждениеләренең террорга каршы сакланышын тикшерүне дәвам итә.

Район электр челтәрләрендә үткәрелгән тикшерү предприятиедә шундый саклану булмавын күрсәтте. Шартлаткыч матдә муляжы белән "коралланган" шәхес башта РЭС территориясенә, аннан бина эченә керде. Берникадәр вакыт узгач "Энергощит" ЧОП сакчысы муляж алып кергән кеше янына килеп, аның мәгълүматлары һәм кулындагы әйбернең ни булуы турында сорашты. Шушы хәлләр турында РЭС җитәкчелегенә хәбәр ителде.
Шул ук оешманы төнлә (25 декабрьдән 26сына каршы) тикшергән чакта, сакчының сак бинасында йоклавы ачыкланды, ә полиция хезмәткәрләре иркенләп РЭС территориясенә үттеләр.
Черемухово мәктәбен тикшерү биредә үткәрү режимының тиешле дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Муляж алып керергә маташкан шәхес кичекмәстән документларын һәм кулындагы әйберләрен тикшерү өчен туктатылды.
ЭЭБ авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә кеше яшәмәгән буш йортларны тикшерәләр, чит-ят кешеләр очрамаган үзе.
Шулай ук яңа ел бәйрәмнәре вакытында хокук тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү, пиротехник әйберләрдән тиешенчә файдалануны оештыру буенча чаралар үткәрелә, ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау максатыннан "Чыршы" операциясе үткәрелә.
Кешеләр күп була торган объектларның (мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, рестораннар - район буенча алар - 80) террорга каршы сакланышын комиссия белән тикшерү төгәлләнеп килә. Аларның барысының да куркынычсызлык паспортлары бар. Яңа таләпләргә туры китереп тикшерү актларын кабул итүне төгәлләргә кирәк.
Алексей МОРДВИНОВ,
ЭЭБ начальнигы, полиция майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев