Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Торак законнары үтәлми

Район прокуратурасы район территориясендә торак фондыннан файдалануда законнарның үтәлешен тикшерде.

Күпфатирлы торак йортлар белән "Кристалл" ИК" ҖЧҖ-нең идарә итүе билгеләнде. Җәмгыять шулай ук расланган кагыйдәләргә һәм нормаларга таянып, торак йортларны тоту һәм алардан файдалану буенча хезмәтләр дә күрсәтә. Боларның барысы да "Кристалл" ИК" ҖЧҖ белән район башкарма комитеты арасындагы килешүдә язылган.
Әмма Яңа Чишмәдә күпфатирлы йортларны (Буреев урамындагы 5,9, 11, 13, 19; Заливная урамындагы 6, 8, 10, 12, 14, 16, 20, 22, 24; Ленин урамындагы 23, 25, 26, 28, 31, 33, 35,36,44,46 нчы йортлар) тикшереп чыкканнан соң,күрсәтелгән йортлардагы подъездларга керү юлында (баскыч мәйданчыкларында) подъезд саны, шушы подъездда урнашкан фатирлар саны күрсәтелгән табличкалар булмавы ачыкланды. Моннан кала, кешеләргә күренерлек, укырлык урында Яңа Чишмә җирле үзидарә органы, идарәче оешма, янгын сагы, полиция, ашыгыч ярдәм, газ хуҗалыгы хезмәте, санэпидхезмәт, торак хуҗалыгының авария хезмәтләренең телефон номерлары, адреслары турында мәгълүмат та юк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Кристалл" ИК" ҖЧҖ директоры адресына ачыкланган җитешсезлекләрне (закон бозу) бетерү турында күрсәтмә чыгарылды. Ул карап тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев