Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Тынычлыгыбызны ышанычлы саклыйлар

"Я­ңа Чиш­мә" по­ли­ция бү­лек­чә­се хез­мәт­кәр­лә­ре ир­тә­гә һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен - Эч­ке эш­ләр ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре кө­нен бил­ге­ләп үтә­ләр. Соң­гы өч ел­да ра­йон­да җи­на­ять­че­лек дә­рә­җә­се­нең ки­мүе, ачыл­ган җи­на­ять­ләр са­ны­ның ар­туы кү­зә­те­лә. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Бу ел эч­ке эш­ләр ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре өчен җи­ңел бул­ма­ды. ЭЭМ сис­те­ма­сын­да үз­гә­реш­ләр бул­ды. Яңа Чиш­мә ЭЭБ-нә дә бу җил ка­гыл­ды, хә­зер ул Рә­сәй ЭЭМ-ның "Чир­ме­шән" му­ни­ци­паль­а­ра бү­ле­ге сос­та­вы­на ке­рә, хез­мәт итү­че­ләр сос­та­вы 50 про­цент­ка кыс­кар­тыл­ды, шул сә­бәп­ле бү­лек­чә­дә кал­ган­нар­га эш арт­ты. Шу­ңа ка­ра­мас­тан, по­ли­ция бү­лек­чә­се хез­мәт­кәр­лә­ре хо­кук тәр­ти­бен, ра­йо­ны­быз граж­дан­на­ры­ның ты­ныч­лы­гын һәм имин­ле­ген тәэ­мин итү өчен бар­лык ча­ра­лар­ны кү­рә­ләр.

По­ли­ция эш­чән­ле­ген­дә төп нә­ти­җә - опе­ра­тив хәл­ләр­нең то­ры­шы, бү­ген­ге­се көн­гә исә ул тот­рык­лы һәм ал­дан бе­леп то­ру мөм­кин, хәл­ләр­гә хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры конт­роль­лек итә, аны кат­лау­лан­ды­ру­чы объ­ек­тив сә­бәп­ләр, ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә җи­на­ять­че­лек ча­гы­лыш­ла­ры­на урын юк. Кү­рел­гән про­фи­лак­тик ча­ра­лар нә­ти­җә­сен­дә ра­йон­да тер­кәл­гән җи­на­ять­ләр са­ны 2010 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 18 про­цент­ка ки­ме­гән. 10 ай эчен­дә 167 җи­на­ять кы­лын­ган, шу­ның 133-се ачыл­ган. Кыс­кар­ту­лар­дан соң по­ли­ция бү­лек­чә­сен­дә эштә иң әй­бәт, на­мус­лы хез­мәт­кәр­ләр ге­нә кал­ды. По­ли­ци­я­нең ке­че лей­те­нан­ты, ад­ми­нист­ра­тив за­кон­нар­ның үтә­ле­ше бу­ен­ча өл­кән инс­пек­тор Ай­рат Рә­хи­мов (бе­рен­че рә­сем­дә), по­ли­ци­я­нең өл­кән лей­те­нан­ты, опе­ра­тив ки­зү то­ру­чы Ил­шат Сат­та­ров (икен­че рә­сем­дә), күп­тән тү­гел Чеч­ня­дан ко­ман­ди­ров­ка­дан кайт­кан, по­ли­ция лейте­нан­ты, җи­на­ять­че­ләр­не эз­ләү төр­ке­ме­нең опе­ру­пол­но­мо­чен­ные Сер­гей Фи­ла­тов, по­ли­ци­я­нең өл­кән лей­те­нан­ты, участ­ко­вый­лар бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Иль­яс Нурт­ди­нов, по­ли­ция ма­йо­ры, по­ли­ци­я­нең өл­кән упол­но­мо­чен­ные Ма­рат Кә­ри­мов, по­ли­ци­я­нең өл­кән лей­те­нан­ты, учас­ток по­ли­цей­ские Ра­мил Та­һи­ров, өл­кән лей­те­нант, со­рау алу­чы Ди­лә­рә Нур­ха­мә­то­ва, ко­мен­дант төр­ке­ме шо­фер­ла­ры: Па­вел Со­ло­вов, Анд­рей Буй­ня­ков, Алек­сандр Фе­до­ров һ.б. һө­нә­ри бу­рыч­ла­рын бик әй­бәт үти­ләр.

Без по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­рен һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре бе­лән кот­лый­быз, һәм­мә­сенә авыр, хә­веф­ле хез­мәт­лә­рен­дә уңыш­лар, нык­лы сә­ла­мәт­лек, имин­лек те­ли­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев