Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Уңай нәтиҗәләр бар һәм алар сөендерә

14 ноябрьдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары социаль-куркыныч хәлдә буларак исәптә торучы гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышу өчен Волчья Бистәсендә булдылар.

Өч гаиләдә өйборынча йөрү барышында ата-аналарның контрольлек итүче органнарның теләкләренә һәм таләпләренә колак салулары ачыкланды: ата-аналарның тәртибендә дә, көнкүрештә дә уңай якка үзгәрешләр бар. Аларга үз-үзләренә проблемалар тудырмау, ә балаларын чисталыкта тоту һәм аларны аек баштан тәрбияләү белән шөгыльләнергә теләүләренә ышаныч бар шикелле.
Әмма яхшы якка үзгәрергә кирәк диюләрне барысы да аңламый кебек, бернинди үтенүләргә дә, кисәтүләргә дә колак салмыйлар. Менә бу көнне дә алты яшьлек малайның әнисе исерек хәлдә иде, өйдә аның шешәдәшләре өстәл артында да, караватта да үзләренә урын тапканнар. Ә менә малаена өйдә урын табылмаган, алдан ук башка авылга туганнарына озатылган, социаль яклау хезмәткәрләре ачыклаганча, анда да баланы карарга вакытлары юк, чөнки алар эшлиләр.
Барлык гаиләләрдә булганнан соң АҖ башкарма комитеты бинасында чираттагы утырыш булды һәм көн тәртибенә шунда ук үзгәрешләр кертелде.
Төзәлү юлына баскан гаилә вәкилләрен әлеге утырышка чакырмаска дигән карар кабул ителде. Әмма тулысынча реабилитацияләнүгә чаклы алар АҖ-нең җәмәгать һәм хатын-кызлар советлары контролендә булырга тиешләр.
Полиция участок уполномоченныен җәлеп итеп тә балигъ яшьтә булмаган балалары булган "салмыш" хәлдәге ике хатынны утырышка алып килә алмадылар. Аларның бераз вакытлыча гына булса да "терелгәннәрен" көтәргә булдылар, соңыннан исә гр-ка З. белән әңгәмә үткәрергә, ә гр-ка Х.га үзе яңача яши башлаганчы һәм үз баласын үзе тәрбияләргә теләгәнчегә кадәр баланы соц"приютка озатуны тәкъдим итәргә карар кылынды.
Утырышта Яңа Чишмәдәге ике гаиләне уңай якка үзгәрешләр булган өчен исәптән төшерү карары чыгарылды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев