Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Урлашу яхшыга илтми

Кулланучыларга электр энергиясе сату энергетикларның төп табыш чыганагы булып тора. Кулланучылардан җыелган акча алда энергия системасын үстерүгә - искергән-тузган җиһазларны алыштыруга, реконструкция үткәрүгә, капиталь ремонтка, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла. Шуңа да электр энергиясе куллануга ныклы контроль булдыру - район энергетиклар коллективы эшләгән эш юнәлешләренең берсе.

Яңа Чишмә электр челтәрләренең төп бурычы - "Челтәр компаниясе" ААҖ-нең электр челтәрләренә тоташкан кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү. Әйе, кайберләрегез килешеп тә бетмәс, бәлки, кайвакытта уттан өзеп торулар, челтәрдә көчәнеш үзгәрүләр булгалый. Тик өзеп торуларның бер сәбәбе - "Челтәр компаниясе" ААҖ челтәрләренә тышкы тыкшынулар. Элегрәк, үзгәртеп корулар башлангач, үткәргечләр, җиһазлар урлаучыларны зыян салучылар дип санасак, соңгы араларда электр энергиясенең үзен урлау турында сөйлибез. Электр энергиясеннән файдаланучылар арасында намуссызлары да бар, алар электр челтәрләренә зыян китерерлек эшләр - гамәлләр башкаралар - урлау, хулиганлык кылу нияте белән сүтәләр һ.б. Кыска вакытлы ремонт, йорт төзегәндә экономияләү һ.б. максатларда исәпләү приборыннан тыш чыбыкларны тоташтыралар. Әйтик, Яңа Чишмә РЭС контролерлары тарафыннан март аенда гына да 6 урлау очрагы ачыкланды, икесе - Яңа Чишмәдә, дүртесе - Чуаш Чабаксарында, исәпкә алынмаган электр энергиясеннән файдаланган өчен административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 7.19 маддәсе буенча акт төзелде, бу маддә электр челтәрләренә үз белдегең белән тоташуны карый - электр энергиясеннән үз белдегең белән файдаланган өчен административ штраф каралган.
Кайбер очракларда РФ УКның 165 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы да каралган (урлау билгеләре булмаганда алдау яисә ышанычка керү юлы белән милеккә зыян салу). Штраф салудан тыш җинаятьче бер елга чаклы төзәтү эшләренә җибәрелергә, 4 айга чаклы кулга алынырга яисә 5 елга чаклы ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Электр челтәрләренә законсыз тоташу закон белән күңелсезлекләр китереп чыгаруга гына түгел, ә кеше гомеренә дә куркыныч тудыра. Тузган электр үткәргечләрдә килеп чыккан кыска ялганышлардан ут кабу очраклары аз түгел.
Болардан тыш, кызганычка каршы, кайбер абонентлар контролерларны өйләренә кертергә ашыкмыйлар, чөнки өйгә чит кеше керү - тынычлыкны бозуга китерүе ихтимал. Шуңа күрә без сезгә вакытыгызны экономияләү өчен исәпләү приборын җир участогында урнашкан бинаның тышкы ягына урнаштырырга киңәш итәбез. ВЩУ урнаштыргач, кулланучылар күп кенә өстенлекләргә ия булып калмый, РФ Хөкүмәте карарлары (№442, 04.05.2012 ел) таләпләрен дә үтиләр.
Быел Чаллы Башы, Ерыклы, Әдәмсә, Шахмай һәм Архангел Бистәләрендә һәр йортка баганалардан изоляцияләнгән үткәргечләргә планлы алыштыру эшләре үткәрелде һәм әлегә чаклы үткәрелә. Чөнки үткәргечләр дистәләрчә еллар алыштырылмаган һәм күпчелек халыкта алар өй түбәсе һәм чорма аша уза, бу исә сезнең гомерегезгә куркыныч яный, шуңа күрә алда атап үтелгән киңәшләргә, (бигрәк тә үзегезнең акчаларыгызны экономияләү максатларында) игътибар итүегезне сорыйбыз.
Зур төзелешләр алып баручы яки йортлар төзегән халыкның исләренә төшерәсе килә: яңа исәпләү приборын кабул итү буенча документларны, шулай ук электр челтәрләренә тоташтыруга техник шартларны Яңа Чишмә авылы, Парк урамы, 15 йорт, ЦОК бүлеге (клиентларга хезмәт күрсәтү үзәге) адресы буенча үзвакытында рәсмиләштерергә тәкъдим итәбез.
Хөрмәтле абонентлар, исәпләү приборларының төзек булмавы ачыкланганда, пломба төшкәндә яисә булмаганда, сезне кызыксындырган һәм сездә туган сораулар буенча, шулай ук законсыз төстә тоташу фактлары ачыкланганда Сезнең 2-32-01, 2-32-07, (843) 2000-111 ышаныч телефоннары буенча яисә "Челтәр компаниясе ААҖ веб-сайтына (www/qridcom-rt.ru. (тел.: 2-32-07) хәбәр итүегезне үтенәбез.
Венера ДЕРЕВЯШКИНА,
Яңа Чишмә РЭЧ ГРУ инженеры
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X