Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Уңышны саклыйк!

Игеннәрне урып-җыю кампаниясе чорында һәр катнашучы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.

Игеннәр өлгерер алдыннан урман массивларына, дала полосасы, автомобиль юлларына барып тоташкан иген кырлары 4 метрга якын киңлектә чабылган һәм сөрелгән булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге объектлар ут сүндергече (2), багор (3), көрәк (2), лом (2), балта (2), чиләге (2) булган янгынга каршы щитлар белән җиһазланган һәм комплектланган булырга тиеш.
Урып-җыю агрегатлары һәм автомобильләр төзек чаткы сүндергечләр белән җиһазланган һәм җайга салынган туендыру (питание), кабызу һәм майлау системалары булырга тиеш. Механизаторларга көн саен электр җиһазларының төзеклеген тикшерү кирәк. Урып-җыю агрегатлары һәм автомобильләр беренчел янгын сүндергеч чаралар (ут сүндергечләр, көрәкләр, себеркеләр) белән коралланган булырга тиеш.
Автомашиналарга һәм урып-җыю агрегатларына двигательләрне сүндергән хәлдә һәм тәүлекнең якты вакытында гына ягулык салырга кирәк.
Печән һәм салам эскертләү электр тапшыргычларның һава линияләреннән 15 м, юлдан - 20 м, биналардан һәм корылмалардан 50 метрдан да якын булмаган арада гына рөхсәт ителә. Печән һәм саламны йортлар (корылмалар) арасына өеп кую тыела. Бөртек белән бергә башка материалларны һәм җиһазларны саклау тыела.
Илнур Госсаметдинов,
күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев