Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Вакыйгалар хроникасы

Узган атнада кизү тору бүлегендә 21 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган. Урлашу 2014 елның ноябреннән 2015 елның 24 апреленә чаклы арада билгесез шәхес Роберт О.ның Красный Октябрь поселогында Нагорный урамындагы торак йорты (№2) ишегендәге асылмалы йозакны ватып, яшерен генә карават, урын-җир әйберләре һәм тирәнлек насосы урлап чыккан. Килгән зыян...

Узган атнада кизү тору бүлегендә 21 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.
Урлашу
2014 елның ноябреннән 2015 елның 24 апреленә чаклы арада билгесез шәхес Роберт О.ның Красный Октябрь поселогында Нагорный урамындагы торак йорты (№2) ишегендәге асылмалы йозакны ватып, яшерен генә карават, урын-җир әйберләре һәм тирәнлек насосы урлап чыккан. Килгән зыян 12,6 мең сумнан артык тәшкил итә.
Үтерү белән янау
21 апрель көнне көндез гр.П. исерек килеш ИЖ-49 ау мылтыгы белән Петропавел Бистәсендәге Набережная урамында гр.У.ның йортында хуҗага янаган.
Исерек килеш руль артында
Атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспорт белән исерек килеш идарә итүнең өч очрагын ачыклаганнар. Бу Архангел Бистәсеннән 50 яшьлек Р. Вячеслав, район үзәгеннән 21 яшьлек Г.Айрат һәм район үзәгеннән 22 яшьлек Н.Ленар.
Өчесенә гомуми штраф бәясе 90 мең сум тәшкил итә, һәрберсе ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.
Шулай ук ике кыйнау очрагы, 3 вак хулиганлык һәм 3 ЮТҺ (механик зыян килгән) очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев