Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Яңа Чишмәдә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ конкурсы старт алды

"Ел хатын-кызы. Ел ир- аты: хатын-кыз карашы" дип аталган республика конкурсының район этабы старт алды. Конкурста 20 дән артык кеше катнаша.

Ул 4 зонада узачак: Чаллы Башында, Архангел Бистәсендә, Красный Октябрьдә һәм Яңа Чишмәдә. Төрле номинацияләрдә район этабында җиңүчеләр 2018 ел башында Базарлы Матакта конкурсның зона этабында безнең район данын яклаячаклар. Ә конкурсның финалы Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан - 8 мартта үтәчәк.
27 ноябрьдә Акбүредән, Акъяр, Зирекле, Тубылгы Тау, Чертуш, Шахмай һәм Чаллы Башы авылларыннан 7 конкурсант үзләренең талантларын, осталыкларын һәм үз һөнәрләренә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Аларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде.
28 ноябрьдә Архангел АМЙ сәхнәсендә Екатерина, Архангел Бистәләреннән, Әдәмсә һәм Ленино авылларыннан конкурсантлар чыгыш ясады. Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Чираттагы этаплар декабрь башларына планлаштырылган.
Азат Мусин
Жюри рәисе, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова Чаллы Башы АМЙ сәхнәсендә конкурсантларны бүләкли.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев