Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Яңа пенсия формуласы

2015 елның 1 гыйнварыннан Россия гражданнарының пенсия хокукларын формалаштыруда һәм пенсия күләмен исәпләүдә яңа тәртип кертү планлаштырыла. Шул сәбәпле төп нигезләмәләрен аңлатуны үтенеп, без РПФ бүлеге начальнигы Лилия ХИРАҖЕВАГА мөрәҗәгать иттек.

- Яңа пенсия формуласына күчү зарурлыгы нидә? Гражданнарның күбесенә аңлаешлы булган кагыйдәләрне бүген үзгәртү нигә кирәк?
- Бүгенгесе көндә картлык буенча хезмәт пенсиясенең күләме эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминияте системасына хезмәткәр өчен түләгән иминият взнослары күләменә бәйле. Бүген гамәлдә булган пенсия формуласы буенча хезмәт стажы пенсия күләменә йогынты ясамый да диярлек.
Яңа законнар шушы гаделсезлекләрне бетереп, пенсия хокукларын формалаштыруда һәм пенсия күләмен исәпләүдә иминият стажының әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән.
-Яңа тәртипкә туры китереп пенсия күләмен исәпләүгә йогынты ясаучы төп проблемалар ниндирәк?
- Беренче чиратта, пенсия күләменә түбәндәгеләр йогынты ясаячак:
- Хезмәт хакы күләме: хезмәт хакы зуррак булган саен, пенсия дә зуррак булачак. Әгәр эш бирүче үз хезмәткәре өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасына тулы күләмдә взнос кертмәгән икән (сүз "соры" хезмәт хакы турында бара), бу хезмәт хакы пенсия капиталын формалаштыруда катнашмый;
- иминият стажының озынлыгы: гражданнарның иминият стажы күбрәк булган саен, аның пенсия хокуклары күбрәк формалаша, һәр хезмәт эшчәнлеге елы өчен билгеле бер санда пенсия коэффициенты исәпләнә;
- Хезмәт пенсиясе билгеләүгә мөрәҗәгать итү яше: пенсия яше җитеп тә, пенсия алмыйча һәр эшләгән ел өчен пенсия шактый арта.
Пенсия исәпләүнең яңа кагыйдәләре буенча кеше тормышындагы социаль әһәмияткә ия чорлар: армиядә хезмәт итү, бала карау, инвалид бала карау, 80 яшьтән узган гражданны карау чоры стажга исәпләнә.
Иминият взнослары күчерелмәгән шушы чорлар өчен аерым еллык коэффициент (әгәр бу чорда гражданин эшләмәгән булса) карала.
- Пенсия яше артачакмы?
- Пенсиягә чыгу яше артмаячак. Бу мәсьәлә хәтта каралмый да. Гомум билгеләнгән пенсия яше элеккегечә кала: хатын-кызлар - 55, ир-атлар 60 яшьтән пенсиягә чыгалар.
Шул ук вакытта соңрак пенсиягә чыгучыларга шактый стимул булдырыла. Яңа кагыйдәләр буенча гомумбилгеләнгән вакыттан соңрак пенсия билгеләтү өчен мөрәҗәгать итү отышлырак. Соңрак пенсиягә чыксаң, ел саен пенсиянең иминият өлеше һәм теркәлгән (фиксированный) түләү тиешле коэффициентка арттырыла.
Пенсиянең тупланма өлеше дә артачак - бу көтелгән түләү чоры азайгач, пенсия тупламалары күләмен бүлүдән килеп чыга.
- Яңа пенсия формуласы кемнәр өчен кертелә - барысы өчендәме, әллә эшли башлаучылар өчен генәме?
- Пенсия хокукларын формалаштыру һәм иминият пенсиясен исәпләүнең яңа тәртибе 2015 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгучылар өчен кулланылачак.
Хәзергесе пенсионерлар һәм 2015 елның 1 гыйнварына чаклы пенсиягә чыгучы гражданнарга индивидуаль пенсия коэффициентларында (гражданнарның пенсия хокукларын яңача исәпкә алу инструменты) конвертация ясалачак. Әмма яңа тәртиптә пенсия исәпләгәндә пенсия күләме кимеми. 2015 елдан башлап эшли башлаган гражданнарга пенсия хокуклары яңа формула буенча тулы күләмдә формалашачак.
- Пенсия исәпләүдә яңа тәртип кергәннән соң картлык буенча хезмәт пенсиясе нинди өлешләрдән торачак?
- Хезмәт пенсиясе ике өлештән - иминият һәм тупланма өлешләрдән торачак.
Иминият пенсиясенең теркәлгән (фиксированный) түләү билгеләнәчәк (бүгенгесе көндә картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешенең теркәлгән база күләме аналогы, 2014 елда аның күләме - 3910 сум 34 тиен. Тупланма пенсиясенең күләме пенсия тупланмалары күләмен федераль закон белән билгеләнгән көтелгән түләү чорына бүлү юлы белән исәпләп чыгарыла.
(Әңгәмәбезне киләсе санда дәвам итәчәкбез)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X