Салкыннар башлану белән янгыннар саны арта башлый, ут белән саксыз эш итү, электр җиһазлары һәм мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу янгынның төп сәбәпләре булып тора.
Мич белән ягыла торган торак йортларда очраган иң киң таралган тәртип бозулар, бу: мичләрдә ярыклар хасил булу, мич алдына куела торган калайның булмавы һәм төтен юлларын тиешенчә чистартмау.
Әлеге сәбәпләр буенча Яңа Чишмәдә өч янгын булды. Шуның белән бәйле рәвештә түбәндәге төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
-Ягу сезоны башланыр алдыннан мичләрне һәм төтен юлларын чистартырга, ремонтларга һәм агартырга, ярыкларны ямарга (сыларга) кирәк. Мичләрне ремонтлау һәм стена өю (мич чыгару) эшләрен махсус лицензиясе булган шәхесләргә һәм оешмаларга гына ышанып тапшырырга кирәк;
- Мич, төтен юлы агач чорма яки этажара түшәмәләр белән тоташкан урыннарда бүлем булырга тиеш. Мич стенасының калынлыгы турында да онытырга ярамый;
- Янып торган мичне караучысыз яки яшь балалар карамагына гына ышанып калдыру куркыныч. Мичне кабызу өчен ягулыклар һәм җиңел кабынып китүчән сыеклыклар кулланырга ярамый;
- Теләсә нинди мичнең үз фундаменты булырга һәм бер стенасының бөтен яссылыгы белән агач конструкцияләргә орынып торырга тиеш түгел. Алар арасында буш ара калдырырга кирәк;
- Агач идәндә мич алдына 50х70 см-дан да кечкенә булмаган үлчәмдә калай кагып куярга кирәк. Мич артык нык кызып китмәсен өчен аны көненә ике-өч тапкыр ягырга (1,5 шәр сәгатьтән дә ким түгел). Мич стенасында ярыклар хасил булмасын өчен төтен юлын һәрдаим анда җыелган корымнан чистартып торырга;
- Мичтә киемнәр һәм чи утын киптермәгез. Җиһазлар, чаршау-пәрдәләр һәм йорт кирәк-яраклары ягыла торган мичтән ярты метрдан да ким булмаган ераклыкта торырга тиешләр;
- Ягу сезоны башланыр алдыннан һәр мичне, стенадагы төтен каналларын (бина эчендә), һәм бигрәк тә чормада төтен торбаларын известь эремәсе белән агартырга кирәк, бу ак фонда пәйда булган ярыкларны ачык итеп күрү мөмкинлеге тудыра;
- Мичне күмер һәм газ белән ягу (әгәр дә шуңа яраклаштырылмаган булса) тыела. Өйләрне, чормаларны тиз янып китүчән материал белән җылытырга (тышларга) ярамый;
- Бинаның янучан һәм авыр янучан конструкцияләре (стенасы, бүлмә тактасы, түшәм, матча) мичләргә һәм төтен юлларына орынып торган урыннарда бүленеш янмый торган материалдан булырга тиешлеген истә тотарга кирәк.
Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк.
Андрей Шишлов,
МОНД һәм ПР өлкән сорау алучысы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев