Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Ярый әле алар бар

124 нче но­мер­лы Яңа Чиш­мә ян­гын бү­ле­ге уз­ган ел кот­ка­ру эш­лә­рен үт­кә­рү хо­ку­кын алу­га ат­тес­та­ция уз­ды һәм хә­зер ул ян­гын сүн­де­рү өчен ге­нә тү­гел, ә ЮТҺ, бә­ла-ка­за бе­лән бәй­ле (га­ра­сат­мы ул, су ба­су­мы) га­дәт­тән тыш хәл­ләр бул­ган урын­га ба­ру хо­ку­кы­на да ия.

Әм­ма ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­нең төп бу­ры­чы - ян­гын­га кар­шы кө­рәш алып ба­ру. 2012 ел­да ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә бар­лы­гы 24 ян­гын бул­ган, ан­да 2 ке­ше зы­ян күр­гән, бә­хет­кә, һә­лак бу­лу­чы­лар юк. Бы­ел­гы­сы ел­ның I квар­та­лын­да 8 ян­гын бу­лып, ан­да 1 ке­ше зы­ян күр­гән, өч ке­ше һә­лак бул­ган. Ян­гын бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Рә­шит Кы­я­мов сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, бу ян­гын­нар­ның сә­бә­бе бер - исе­рек хәл­дә­ге ке­ше­ләр­нең ут бе­лән сак­сыз эш итү­лә­ре.

Ра­йон­да соң­гы ун ел­да да­и­ми төс­тә ян­гын­га кар­шы про­фи­лак­тик эш алып ба­ры­ла, кү­зә­тү һәм конт­роль­гә алу эш­лә­ре баш­ка­ры­ла, уку-өй­рә­тү­ләр, Ачык ишек­ләр кө­не үт­кә­ре­лә, шул сә­бәп­ле җи­теш­те­рү объ­ект­ла­рын­да ут ка­бу оч­рак­ла­ры ки­ми.

Ра­йон җи­тәк­че­ле­ге авыл­лар­да ян­гын­га кар­шы ча­ра­лар­га зур игъ­ти­бар би­рә. Уз­ган ел­да өч ирек­ле ян­гын сүн­де­рү­че­ләр от­ря­ды бул­ды­рыл­ган. Бу - Шах­май­да, Чу­аш Ча­бак­са­рын­да һәм Әдәм­сә­дә. Алар­га 3 бе­рәм­лек тех­ни­ка би­рел­гән. Шу­лай ук уз­ган ел өс­тә­мә рә­веш­тә 12 ян­гын­га кар­шы гид­рант (10 - Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә һәм 2 - Ека­те­ри­на Бис­тә­сен­дә) ур­наш­ты­рыл­ган. Та­гын өч то­рак пункт­та гид­рант­лар ур­наш­ты­ру күз­дә то­ты­ла. Күп су сый­ды­рыш­лы җай­лан­ма­сы бул­ган тех­ни­ка кай­ту­ын кө­тә­ләр. Ян­гын сак­чы­ла­ры кө­не ал­дын­нан, ә ул Рос­си­я­дә 1649 ел­дан бир­ле бил­ге­ләп үте­лә, Рә­шит Кы­я­мов "Ку­лон" ААҖ, Шах­май, Әдәм­сә, Зи­рек­ле авыл­ла­рын­да­гы иң ях­шы ДПО­лар­ны (ирек­ле ян­гын сүн­де­рү­че­ләр от­ря­ды), ян­гын бү­ле­ген­дә озак ел­лар на­мус­лы хез­мәт куй­ган ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­нең исем­нә­рен атап үт­те. Алар: Алек­сандр Ли­ха­чев, Әюп Куй­шу­ба­ев, Сер­гей По­та­пов, Вла­ди­мир Се­ме­нов.

Яз­ма­га ка­гы­лыш­лы фо­то­рә­сем­нәр­не га­зе­та­быз сай­тын­нан (www. novoshishminsk.ru) ка­рый ала­сыз.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев