Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Йортларга хезмәт күрсәтү буенча анда яшәүчеләрнең сораулары бар

Яңа Чишмә районында барлыгы 45 күп фатирлы йорт (КФЙ) бар, шулардан 33 есе район үзәгендә, калганнары Красный Октябрьдә, Екатерина Бистәсендә, Волчья Бистәсендә һ.б.

"Кристалл" ИК ҖЧҖ 39 йортка хезмәт күрсәтә (җитәкчесе Халит Галимов). Бу йортларда барлыгы 641 фатир. Әлеге йортлар нинди хәлдә, алар кышка әзерме, анда яшәүчеләрдән дәгъвалар һәм шелтә белдерүләр бармы - түбәндәге язма шул турыда.
- Безнең компания подъездларны, подвалларны, чормаларны карауны, аларны яктыртуны һәм инженер коммуникацияләр (суүткәргеч, канализация) торышын контрольдә тота, - ди Халит Галимов. - Агымдагы елда подъездларны, тамбурларны ремонтлау буенча байтак эш эшләнде. Заливная урамындагы 6 нчы йортта тамбурга капиталь ремонт ясалды, Ленин урамында урнашкан 33 һәм 35 нче йорт подъездларында ремонт эшләре бара. Ягу сезоны башланганчы подъездлардагы барлык ишекләрне караячакбыз, алар нык итеп ябылсын өчен пружиналар куячакбыз.
- Хәзергесе вакытта барлык күп фатирлы йортларда да вентиляция каналларын тикшерү һәм чистарту эшләре бара һәм шуңа да күп фатирлы йортларда яшәүчеләр безнең белгечләргә фатирларга керү мөмкинлеге тудырсыннар иде дигән үтенечтә калабыз, - диде кабат Х. Галимов.
Бу җәйдә "Кристалл" ИК эшчеләре Буреев һәм Заливная урамнарында урнашкан 11 һәм 10 нчы номерлы йорт түбәләрендә су агып керә торган урыннарны томалап куйганнар.
Су белән тәэмин итү, канализация эшләре буенча йортларда яшәүчеләрдән дәгъвалар юк. Шул ук вакытта кайбер йортларның подвалларында (Буреев ур., 13, Ленин урамындагы 32, 33, 35 нче йортлар) әлегә кадәр җир асты суы тора. "Суны суыртып алу да булышмый, 2-3 сәгать үтүгә кабат шул ук биеклеккә күтәрелә", - диде әңгәмәдәшем.
Ленин урамындагы 35 һәм 44 нче йортларның подваллары җылытылмаган (чөнки капремонт буенча программага кермәгән).
Халит Галимов сүзләре буенча, бүгенге көнгә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 500 мең сум тирәсе тәшкил итә. 112 фатирда яшәүчеләр бурычлы булып тора. Аларның барысы да кисәтелә, аннан соң мөрәҗәгатьләр судка тапшырыла (1.08.2017 елга - 24 дәгъва).
Дүрт фатирда яшәүчеләргә карата фатирдан чыгару турында документлар әзерләнә, чөнки бурычлары һәр кайсының 100 мең сум тирәсе тәшкил итә. "Әгәр дә барлык халык үзвакытында һәм тулы күләмдә түләсә, түрбакчаларны, подъездларны төзекләндерү һәм ремонтлау буенча байтак эшләрне башкарып булыр иде", - ди компания җитәкчесе. Йорт янындагы бакчаларда анда яшәүче халык берни дә утыртмый, чәчми, чүп үләннәреннән башка бер ни үсми торган участоклар бар, үз участокларын башкаларга да бирмиләр.
... Әлеге юллар авторы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты һәм йортларны тоту (карау) һәм хезмәт күрсәтүләр турында аларның фикерләрен белде.
Василий Сушков (Заливная ур., 6 йорт).
- Бер подъездны ремонтладылар, ә икенчесен юк, анысын да эшлисе иде бит (әйтергә кирәк, Заливная урамындагы барлык күп фатирлы йортларда да подъездларны ремонтлау таләп ителә).
Елена Суворова, Нина Былинкина (Заливная урамы, 22, 24 йорт ).
- Безнең йортлардагы подъезд тәрәзәләре иске, бөтен җирдә пластик тәрәзәләр куйдылар, ә бездә юк. Подъездлар таушалып беткән, буяулары кубып төшкән, 1 катның баскыч мәйданчыгында зур гына ярык (22 йортта), ул аннан-моннан гына сыланган. Подъездларда лампочкалар бик еш янып чыга.
Радик Бикбов, Сергей Минаев (Буреев ур., 5 йорт).
- Бездә вентиляция каналларын чистартырга кирәк, ремонттан соң калган чүп-чар җыештырылмаган, һәр җирдә салынып төшкән тимерчыбыклар.
Тамара Бурова (Ленин урамындагы 36 нчы йорт буенча башлык).
- Ремонт ясаулары яхшы инде анысы, тик сыйфатны яхшыртасы бар.
Болдырдагы козыреклар әштер-өштер генә ясалган, тиешенчә ныгытылмаган, баскычларны бетонлаганда бөтен ишекләрне һәм стеналарны, эремә (раствор) чәчрәтеп, пычратып бетерделәр.
Атап үтелгән кимчелекләрнең барысы да "Кристалл" ИК җитәкчелегенә җиткерелде һәм кыска срокларда аларны бетерергә вәгъдә бирделәр. Хезмәт күрсәтү буенча тагын кимчелекләр булса, безгә языгыз яки хәбәр итегез, без аларның үтәлешен контрольгә алырбыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев