(Ахыры. Башы 68 санда)
Шулай да Ерыклы авыл советына кергән һәм 1978 елны тулысынча юкка чыккан Красновидово авылына әйләнеп кайтыйк әле. Кайчандыр ул гөрләп утырган авыл булган. Авылның атамасы ук Кызыл, димәк, матур дигәнне аңлата. Кайчандыр анда җидееллык мәктәп, клуб, ФАП, Тельман исемендәге колхоз булган. 1972 елда да анда әле 55 йорт калып, 132 кеше яшәгән, алар "Кичуй" колхозының аерым бригадасы булып торганнар.
1858 елда авыл Новопоселенная Красновидово дип аталган (бик озак вакытлар авылның рәсми исеме азакта "а" хәрефе белән язылган). Дәүләт крестьяннарының халык исәбен алу (10 лап) мәгълүматлары буенча монда 32 гаиләдә 148 ир-ат һәм 176 хатын-кыз яшәгән. 1875 елда "Красновидова авылы" Ерыклы волостенә кергән, Яңа Чишмә мәхәлләсенә кагылган һәм инде 462 кеше исәпләнгән. Алар арасында православие динендәгеләр дә һәм расколчылар да (таркатучы) булган. Борынгы язмалар буенча 1883 елда авылда 157 умарта тоткан 10 умартачы, 10 бакчачы (1880-90 елларда бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр, өстәвенә барлык волостька бердәнбер) теркәлгән булган. -Ул бакчалар искиткеч матур булган. Авыл җир йөзеннән 1975-76 елларда ук юкка чыкса да, әмма без, Ерыклы авылы халкы, бүгенге көнгә кадәр анда кара җимеш җыярга йөрибез.
19 гасыр азагына Красновидовада йортлар һәм халык саны даими артып тора: 1884 елда 72 йорттан 1891 елда 93 йортка чаклы (553 кеше яши). 98 гаиләнең имана җирләре булып, җир 149 кешегә бүлеп бирелгән булган, бер кешегә туры килгән имана җире 9,9 дисәтинә тәшкил иткән һәм Ерыклы волостендә иң зурысы булган (уртача 6,1 дисәтинә булган).
Авылның җир общинасына 1477,6 дисәтинә җир кергән, шул исәптә 1419,5 дисәтинә сөрүлек җирләре һәм 40,4 дисәтинә йорт урыннары. Кадастр язулары буенча авылда 67 ат, 48 сыер, 1882 елда атларны исәпкә алу буенча - 188 ат, шул исәптә 126 эш аты булган.
28 йортта берәр ат, 34 йортта - икешәр, 9 йортта 3әр ат тотканнар. Бер йорт 4 ат асраган, шулай итеп 93 йортның 77сендә ат тотканнар (бу ныклы крестьян хуҗалыклары булу турында сөйли).
1891 елда 90 йортның үз инвентаре булган, 158 дисәтинә имана җире эшкәртелгән, 2 йортта, 2 дисәтинә җирләре булса да, хуҗалык алып барылмаган.
Красновидовада хуҗалык итүче бер йортка 1,4 шәр ат, ике җенестән дә 5,4 кеше, 1,7 эшче туры килгән. 1879 һәм 1886 еллада җирне яңадан бүлгәннәр, чөнки авылда җирне яңадан бүлү вакыты 6 һәм 9 елдан соң башкарылырга тиеш булган. 1896 елны авыл тагын зурайган, 23 йорт төзелгән, алар 113 кә җиткән, бу авылда элеккеге дәүләт крестьяннарыннан 386 ир-ат һәм 374 хатын-кыз яшәгән. Авылда австрия сектасының гыйбадәт йорты эшләгән, бер ярма яргыч, май язгыч, тимерче алачагы, бакалея, шәраб лавкалары булган.
1898 елны Красновидоводагы земствога караган училищеда 50 сум хезмәт хакы алып закон өйрәтүче һәм 240 сум хезмәт хакына укытучы (хатын-кыз) эшләгән. Ведомостьта 1898 елның 1 гыйнварына 37 малай һәм 6 кызның, 1899 елның 1 гыйнварына 61 малай һәм 14 кызның укуы күренә, шул исәптән, 25 малай һәм 4 кыз православие динендә, 36 малай һәм 10 кыз раскольниклар булган. Авылда еш кына янгыннар чыккан. Әйтик, 1900 нчы елның 21 маенда янгын 109 йортның 18есен юк иткән. Халыкка 645 сум 15 тиен иминият акчасы түләнгән. Тәкъдим ителгән мәгълүматлар буенча без Красновидово авылының чәчәк атуын күзәттек. Кызганычка каршы, ул 1917 елдан башлап акрынлап үлә бара һәм 1978 елны бөтенләй юкка чыга. Яшәп, чәчәк атардай, үсеп китәрдәй шундый күпме авыл юкка чыккан. Ул - кече ватаныбыз тарихы һәм ул эзсез югалмаска тиеш.
Язманы бастыруга Ольга Иванова хәзерләде.
Нет комментариев