Закон сагында
Патша Петр Беренче 290 ел элек рәсәй прокуратурасы оештыру турындагы указга кул куйган. Һәм менә өч йөз ел чамасы бу дәүләт структурасы Рәсәй тарихы белән тыгыз бәйләнештә. Төрле үзгәрешләргә дучар булса да, "дәүләтнең күзе» саналган бу структура асылда унсигезенче гасыр башында билгеләнгән бурычын саклап кала алган.
ТР Яңа Чишмә районы прокуратурасына 1983 елда нигез салынган, бу Чистай районындагы үзгәртүләр нәтиҗәсендә ТАССРның Чистай районыннан Яңа Чишмә районының аерылып чыгуы - оешуы белән бәйле.
Яңа оешкан прокуратурага РСФСРның генераль прокуроры фәрманы белән Чистай шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Стебо Анатолий Николаевич район прокуроры итеп билгеләнә. А.Н. Стебо җитәкчелегендә диплом практикасы узып, 1984 елдан тикшерүче буларак Галимов Газинур Сабирҗан улы үзенең хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә, 1999 елдан башлап хәзергә чаклы ул Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары булып эшли.
Равил Зыятдин улы Шәмсетдинов 1984 елдан башлап прокурор ярдәмчесе, 1991 елдан 1999 елга чаклы Әтнә районы прокуроры булып эшли.
Захаров Иван Георгиевич та хезмәт эшчәнлеген район прокуратурасында башлый, башта тикшерүче, аннан (1991 елдан) прокурор ярдәмчесе булып эшли. 1999 елда ул ТР Лаеш районына прокурор итеп күчерелә. Хәзергесе вакытта И.Г. Захаров Алабуга шәһәрендә прокурор булып эшли. 1993 елда А.Н. Стебоның прокурор вәкаләтләре срогы тәмамлану сәбәпле, район прокуроры итеп Беззубов Александр Васильевич билгеләнә, 1999 елның маена чаклы ул шушы вазыйфаны башкара.
1999 елның май аенда прокурор вазыйфасына Әхәтов Марат Илгиз улы билгеләнә. Ул эшләгәндә 2000 елда прокуратура бинасы төзелә башлый, 2001 елның ноябрь аенда төзелеш төгәлләнә, хәзергесе вакытта без шунда эшлибез.
М.И. Әхәтовның ТР Тукай районы прокуроры итеп билгеләнүе сәбәпле, 2003 елда район прокуроры итеп Шәрәфетдинов Рөстәм Мирзаһит улы билгеләнә, хәзер ул ТР Прокуратурасында бүлек җитәкли.
2007 елның мартыннан 2010 елның февраленә чаклы Яңа Чишмә районы прокуратурасын Бадыйков Наил Ядкәр улы җитәкли. Хәзергесе вакытта ул Казан шәһәренең Совет районы прокуратурасында эшли. Хәзергесе вакытта район прокуратурасында район прокуроры урынбасары вазыйфасында Н.В. Шашмаркин һәм прокурор ярдәмчесе Р.Н. Рәшитов хезмәт куялар. Прокуратура хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә үзләрен квалификацияле, намуслы, принципиаль хезмәткәрләр итеп таныттылар. Гражданнар белән итагатьле мөнәсәбәттә, игътибарлылар. Хезмәт вазыйфаларын зур җаваплылык тоеп (шәхси вакытлары белән исәпләшмичә) башкаралар.
Скачкова Наталья Витальевна прокуратура оешкан көннән алып (1983) 29 ел буена өлкән белгеч вазыйфасында хезмәт куя, ул чын-чынлап үз эшенең остасы. ТР прокуратурасы да аның хезмәтләрен таный, 2010 елда ТР Премьер-министрының рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. Шулай ук А.И. Лобова, С.А. Петровичеваларның да күп еллар район прокуратурасында намуслы хезмәт куюларын билгеләп үтми булмый.
Чорлар, күпме буын алышынды, ә прокуратура дәүләт органы буларак күзәтчелек (тикшерү) функциясен үтәвен дәвам итә, гражданнарның, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен яклау институты буларак тормышта үзенең зарурлыгын раслый. Соңгы елда гына да район прокуратурасы тарафыннан закон бозылган бер меңнән артык очрак ачыкланды, шулар буенча 159 протест чыгарылды, гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә 548 дәгъва гаризасы җибәрелде, 100дән артык представление кертелде, шулар буенча 148 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 105 административ эш (производство) кузгатылды. Район прокуратурасы гражданнарның 150 дән артык мөрәҗәгатен карап тикшерде, һәр икенче мөрәҗәгать нигезле дип табылды һәм алар буенча чаралар кабул ителде. Үткән ел прокуратура тарафыннан 150ләп җинаять эше буенча материаллар өйрәнелеп, судка җибәрелде һәм дәүләт гаепләве хупланды. Без һөнәри бәйрәмебезне үткәннәрне истә тотып, хәзергесен анык бәяләп, киләчәккә өмет баглап каршылыйбыз, бүгенгесе көндә район прокуратурасы - ул куәтле, фикердәшләрнең бердәм, көйле коллективы.
Чын күңелдән хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм - Прокуратура хезмәткәрләре көне белән һәм Россия прокуратурасы оешуга 290 ел тулу уңаеннан котлыйм. Һәммәсенә Ватанга, Законга тугры хезмәт итүләрендә - күркәм эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаиләләрендә иминлек телим.
Рәсемдә: сулдан уңга А. Лобов, Н. Скачкова, Р. Рәшитов, С. Петровичева, Н. Шашмаркин, Э. Хираҗев (утырган).
Эдуард ХИРАҖЕВ,
район прокуроры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев