Ямансуларга туры килмәячәк
Кышкы каникул көннәрендә балаларны һәм өлкәннәрне нинди күңел ачулар көтә? Иртәгә РМЙ-да сәгать 10 да район хакимияте башлыгы чыршысы була. Бәйрәм тамашасын Яңа Чишмә гимназиясе хәзерләгән. Иртәгә 17.00 сәгатьтә РМЙ каршындагы мәйданда район чыршысы ачыла. Мәдәни программаны мәдәният бүлеге һәм РМЙ оештыра. График буенча 31 декабрьгә чаклы район мәктәпләрендә яңа...
Кышкы каникул көннәрендә балаларны һәм өлкәннәрне нинди күңел ачулар көтә?
Иртәгә РМЙ-да сәгать 10 да район хакимияте башлыгы чыршысы була. Бәйрәм тамашасын Яңа Чишмә гимназиясе хәзерләгән.
Иртәгә 17.00 сәгатьтә РМЙ каршындагы мәйданда район чыршысы ачыла. Мәдәни программаны мәдәният бүлеге һәм РМЙ оештыра.
График буенча 31 декабрьгә чаклы район мәктәпләрендә яңа ел бал-маскарады үтәчәк.
31 декабрьдә кичке сәгать 8 дә РМЙ-да Яңа ел бал-маскарады (мәдәният бүлеге).
2 гыйнвар - БЯСМ спортчылары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар ("Олимп" УСЗ).
4 гыйнварда сәгать 10 да Үзәк китапханә балалар өчен "Кышкы әкият" программасы (уеннар, конкурслар) оештыра.
4 гыйнварда сәгать 10 да БЯСМ-дә футбол буенча матч үткәрелә.
6 гыйнварда сәгать 10 да БЯСМ-дә баскетбол буенча ярышлар.
6 гыйнварда сәгать 10 да Үзәк балалар китапханәсендә "Кыш, китап, мин - дуслар", өстәл уеннары һәм урыс халык әкиятләре буенча викториналар.
7 гыйнварда сәгать 10 да РМЙ Раштуа чыршысы үткәрә, бәйрәмнән соң кино челтәре балаларны фильмнар һәм мультфильмнар карарга чакыра.
9 гыйнварда сәгать 10 да - БЯСМ командалары арасында хоккей.
11 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә "Кышкы калейдоскоп" рәсемнәр конкурсы оештырыла.
Каникул көннәрендә 30 декабрьдән 12 гыйнварга чаклы мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, анда көн саен "Кышкы уеннар" спорт бәйрәмнәре, 4-9 гыйнварда - "Күңелле таучыклар", 3-5 гыйнварда "Әкияттә кунакта" тамашасы, 8 гыйнварда чаңгыда йөрү һәм "Бәйрәм ярминкәсе" оештырыла. Мәктәпләрдә расписание буенча түгәрәкләр эшли, көн саен БЯСМ-дә шөгыльләнергә (тренировка) мөмкин (милли көрәш секциясеннән тыш - шимбә көнне кичке сәгать 3тән 6га чаклы), прокатка чаңгылар һәм тимераяклар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев