Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Общество

Әфган сугышы ветераннары белән очрашу

18 февральдә Зирекле авыл клубына, Халык иҗаты һәм көнкүреше музеена Әфган сугышы һәм башка «кайнар нокталар»дагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннарның хәтер-хатирәләрен тыңларга җирле лицей укучылары һәм укытучылары килгән.

Чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына багышланган.

Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов ачып җибәргән. Әфган сугышы ветераннары Виктор Калмыков, Наил Лотфуллин, Марат Садыйков, Сергей Хорьков үзләренең сугышчан хатирәләрен яңартканнар, хезмәттәшләрен һәм һәлак булган иптәшләрен искә алганнар.

Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салганнар.

Аннары музейдагы залларга экскурсия үткәреп, «Афганистан наша печаль и боль» экспозициясе ачылган.  Биредә музейга нигез салучы һәм аның беренче директоры Мидхәт Гариф улы Газыймов катнашындагы очрашуларны да искә алганнар.

«Безнең бәхеткә, бирегә сугышчы-интернационалчылар гына түгел, ә чын геройлар һәм патриотлар килде. Әфганстанга алар төрле елларда эләгеп, төрле частьләрдә хезмәт итсәләр дә, укучыларга байтак нәрсәләр турында сөйләделәр», - ди музей директоры Лидия Лотфуллина.

Очрашу лицейчылар йөрәгендә онытылмас эз калдырган. Ул чәй табыны артында тәмамланган, аралашу барышында ветераннар чараны оештыручыларга: клуб директоры Зөмәрия Сәлимова, Лидия Лотфуллина һәм барлык хезмәткәрләргә, лицей директоры Айрат Хамәтвәлиевка һәм укытучыларга рәхмәт белдергәннәр.

Лицей укучылары исә концерт номерлары әзерләгәннәр, үз җырлары белән Яңа Иванаево мәдәният йортыннан ВИА «Сувенир» чыгыш ясаган. Наил Лотфуллин һәм Җәлил Гайфетдинов чараны үткәрүдә иганә ярдәме күрсәткәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев