Шахмай урта мәктәбе укучылары өчен викторина үткәрелгән
4 апрельдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы мөдире Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Иң кадерлесе — ул сәламәтлек» дигән викторина үткәргән.
«Уен башында без табышмаклар чиштек һәм темабызның төп сүзен — сәламәтлек сүзен таптык — ул һәрвакыт кеше тормышының төп кыйммәте булып тора бит. „Мәкальне җыегыз“, „Әйе яки юк“, „Бу нинди спорт төре?“ дигән викторинаның алдагы биремнәре дә балаларны битараф калдырмады. Алар уенда актив катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар».
Бу хакта редакциягә Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев