Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

10 көн эчендә район газетасына 300 ләп кеше язылган

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 1 декабрьдән 11енә чаклы абунәчеләр ункөнлеге үткәрде һәм ул нәтиҗәле узды. Шушы ункөнлектә 285 кеше район газетасына язылды.

13 декабрьдә почтада шушы ункөнлектә газетабызга язылучылар өчен редакциядән призлар уйнатылды. Бу чараның иганәчесе эшмәкәр Рамил Нуртдинов булды, без аңа бу игелекләре өчен бик рәхмәтлебез һәм бизнесында уңышлар телибез.
Газетага язылган 285 кешенең 50 дән артыгы (яңачишмәле) гына приз уйнатуда катнашты, районның 12 авылыннан абунәчеләр квитанцияләрен җибәргәннәр. Приз откан "бәхетлеләр" арасында район үзәгеннән Наталья Скачкова, Елена Подопрелова, Вәлиҗан Фәттахов, Мингаян Мокеева, Вера Лихачева, Клавдия Смирнова, Гүзәл Мусина һ.б. бар иде. Район авылларыннан квитанция җибәрүчеләр дә призны күп оттылар. Алар: Шахмайдан Хамис Мөхәммәдиев, Чертуштан Нургали Әхмәтвәлиев, Черемухово Бистәсеннән Иван Сальцин, Петропавел Бистәсеннән Владимир Патренкин, Ленинодан Рәис Хәсәнов һәм Акъяр, Чаллы Башы, Новопоселенная Лебедка, Красный Октябрь, Ленинодан тагын бер унлап кеше булды.
- Әлбәттә, үзебезнең район газетасы безгә ошый. Хатыным белән аның һәр санын укып барабыз. Авыл тормышы, андагы проблемалар турындагы язмаларны яратып укыйбыз, - ди Вәлиҗан Фәттахов.
- Район газетасы ярдәме белән без бөтен яңалыклардан хәбәрдар. Бигрәк тә 4 нче битне укырга яратам, - дип кушылды сүзгә яңачишмәле Марина Патренкина.
Приз уйнатучылар арасында район газетасына иң тугрылыклы абунәче ачыкланды - ул Клавдия Смирнова булып чыкты.
- Миңа хәзер 90 яшь тула, шуның 59 елын (!) район газетасына язылдым, - диде ул. Барлыгы 32 приз уйнатылды, аларны уйнатуда 100 ләп абунәче катнашты. Безнең газетага язылу 25 декабрьдә төгәлләнә, район газетасына язылырга өлгерми калучыларны почта бүлекләренә барырга өндибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев